news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мондый бию буламыни? – Зәйнәб Фәрхетдинованың биегәнен ошатмаганнар

news_top
«Мондый бию буламыни? – Зәйнәб Фәрхетдинованың биегәнен ошатмаганнар
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдиновага үзенең язылучыларын аз гына булса да юмор, шаяруның нәрсә икәнлеген аңларга өйрәтергә кирәк бугай. Җырчыдан һәрвакыт позитив бөркелеп тора, ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсен дә шундый рухта алып бара. Шушы көннәрдә ул блогына тормыш иптәше Зөфәр Билалов белән бик матур итеп заманча биегән видеосын куйган иде. Әмма Зәйнәб Фәрхетдинова, үзен мондый образда кабул итә алмаучы язылучылары тарафыннан, беркадәр тәнкыйтькә юлыккан.

«Нишлиләр соң болар? Мондый бию буламыни?»; «Нәрсә бу? Аңламадым»; «Зәйнәб олыгаерга уйламый да»; «Яшьләрдән калышасы килми», – дип язып калдырганнар алар аңа.

Зәйнәб Фәрхетдинованың исә бу сүзләргә бер дә исе китмәгән.

«Шулай язачагыгызга, әйтәчәгегезгә шигем юк иде. Калышмыйм, чөнки минем булмышым шундый. Көе селкетә», – дип җавап кайтарган ул аларга.

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның дәртле биюенә сез дә бәя бирегез әле:

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 июнь 2025
    Исемсез
    Афоня киносындагы кебек, ритмичный танец 👍👍👍
  • 29 май 2025
    Исемсез
    Мин 5ле куям. Чөнки күпме көчәнсәк тә беребез дә Зәйнәб тә була алмый, Әлфия Авзалова да була алмый. Көнчелектән кеше хурлап утырмыйк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар