news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева ире белән экслюзив фото күрсәтте

news_top

Җырчы Гөлназ Сираева тормыш иптәше, алып баручы Илгиз Исламгәрәев белән төшкән экслюзив фото күрсәтте. Ул аны иренең туган көне уңаеннан социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырган. Әлеге фотоны Гөлназ белән Илгиз моннан 9 ел элек төшкән.

«Бу фотода сиңа нибары 25 яшь. Ә бүген сиңа инде 34 тулды. Туган көнең белән кадерлем. Алга! Уртак максатларыбызга таба», – дип котлаган Гөлназ ирен.

«Башта мин борчылдым. Бу безнең менталитетка бәйле. Ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш, дип кабул ителгән. Мин Илгиз (җырчының ире) белән күптәннән – 2016 елдан таныш. Мин ул вакытка аңа карамый да идем. Концертларыма алып баручы итеп чакыра идем. Без аның белән 2-3 ел дуслар булдык. Аннары ул очрашып йөрергә тәкъдим итте, мин шаккаттым, әмма ул җитди иде. «Син моны ничек күзаллыйсың? Мин бит синнән 10 яшьтән дә күбрәккә олырак», – дидем. «Нәрсәсе бар, нормально», – диде ул, ниятенең җитди булуын белдереп. Арада ниндидер ялкын да барлыкка килде кебек тоелды», – дип сөйләгән иде Гөлназ үзләренең кавышу тарихын.

Гөлназ белән Илгиз 2025 елда гаилә корып җибәрде.

Фото: Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар