«Монда минем бөтен газапларым» — Анастасия Макарова үз тормышы турында клип төшергән
Клипта яшь парның аяныч мәхәббәт тарихы күрсәтелә.
Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова «Дөньяның яктысы» дигән җырына клип төшергән. Анда яшь парның аяныч мәхәббәт тарихы сурәтләнә.
«Безнең клиплардагы тарихларның һәрберсе мәгънәле. Бу клипка да мине озак вакытлар дәвамында эзәрлекләп килгән үпкә-рәнҗүләрем, куркуым, газапларым, тәҗрибәм салынган. Минем әлеге мизгелләрне яңадан кичерәсем, ә кабат мәңгегә онытасым килде. Рәнҗешләрне үземнән җибәрү иң кыены булды.
Хәзер мин тормышымның әлеге битен мәңгелеккә ябып куеп, аны бары тик матур төсләр белән генә ясаячакмын», — дип язган җырчы инстаграм сәхифәсенә.
Җырчының продюсеры Рушана үз сәхифәсендә әлеге клипның идеясы уйламаганда, юлда барган вакытта килүен һәм үзенең шул минутта ук Анастасиягә шалтыратуы турында әйткән.
«Карагач каз тәннәре чыкты», «Анастасия бик хисле уйнаган», «Моңсу клип», — дип бәяләгәннәр яңа җырны инстачылар.