news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Монда кем генә юк...» – Лилия Муллагалиева хастаханәдән элемтәгә чыкты

news_top
«Монда кем генә юк...» – Лилия Муллагалиева хастаханәдән элемтәгә чыкты
ФОто: Лилия Муллагалиева архивыннан

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең зур борчуы белән бүлешкән иде. Җырчыда яман шеш тапканнар, һәм ул Санкт-Петербург шәһәренә операция ясатырга юл тотты.

Җырчы инде барып урнашкан. Ул хастаханәдән язылучылары, үзенә изге теләктә торучы дуслары белән элемтәгә чыкты. Артистның палатасы төбендә генә алмагач үсеп утыра, алмалары да өлгергән. Хастаханә янын акчарлаклар да үз итә икән. Берсе Лилия Муллагалиеваның тәрәзәсе төбенә дә килеп кунган.

«Ашарга килә икән бу акчарлак көн саен. Менә мин дә сыр белән сыйлыйм әле. Шундый зур акчарлак», – дип ашата ул аны. Ул арада, тәмле әйберне сизеп, тәрәзәгә икенчесе дә килеп куна. «Ияләшкәннәр инде алар ашатканга», – дип, дусты белән сөйләшкән кебек сөйләшә-сөйләшә кунак итә аларны Лилия Муллагалиева.

Җырчы үзенә яхшы теләкләр язган барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре дә әйтә.

«Мин урнаштым, дуслар. Барыгызга да зур рәхмәт изге теләкләрегез өчен. Һәрберсен укып чыктым. Монда кемнәр генә юк. Барысын күрәсең дә, үз проблемаң читкәрәк күчә… Бу атнада тикшеренүләр узам, өстәмә анализлар алалар. Кайберсен кабатлап алалар. Тиздән яңадан биопсия тапшырачакмын. Шундый хәлләр, дуслар», – дип сөйләде ул сторисларында.

Җырчының исән-сау сихәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 октябрь 2025
    Исемсез
    Лилия балам борчылма артык, үзеңне сакла, медицина көчле хәзер аллага шөкер, ул этапны мин дә уздым, синең кебек күземнән яшь туктамады, менә хәзер аллага шөкер бар да артта калды, мин үземне әйбәт хис итәм, яшим дип яшәргә кирәк, синең таянычларың дусларың, балаларың, тормыш иптәшең бар, бар да яхшы була алла теләсә, син әле терелеп кайткач матур матур җырлар иҗат итәрсең, мин моңа ышанам, сиңа дога кылып ярдәм итүчеләр бик күп, бирешмә, начар уйлар уйлама, сиңа исәнлек-саулык теләп калам🙏🙏🙏🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар