Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Монда эзегез дә булмаячак»: Герман Греф аэропорт янындагы таксистларны куа

news_top_970_100
«Монда эзегез дә булмаячак»: Герман Греф аэропорт янындагы таксистларны куа

Алтай республикасы башкаласы Горно-Алтайск аэропорты янында басып торган таксистлар янына бер ир чыга һәм таксистларны тышкы кыяфәтләре өчен һәм бер урынга өелешеп торганнары өчен сүгә башлый. Бу ир үзен аэропортның хуҗасы дип атый һәм «Греф» ди. Хәзер инде аның чыннан да «Сбербанк» башлыгы Герман Греф икәне билгеле.

Греф башта машина йөртүчеләрдән ни өчен җыелышып торганнарын сорый һәм аларны «банда» дип атый. Ул таксистлар өчен аерым урын кирәк булуы турында әйтә.

– Дуслар, әгәр сез тагын бер тапкыр шулай җыелышсагыз, монда аягыгыз да булмаячак.

Аннары аннан, кайда җыелышырга, дип сорыйлар.

Кайда булса да җыелышмагыз. Беренчесе. Икенчесе: «Син монда эшләргә телисеңме? – дип сорый ул шортыдагы ирдән: – Ишетмим! Кара син аңа – мин аңа гомеремдә утырмас идем».

– Утырма, мин сезне утыртмыйм да, – ди теге таксист.
– Ә син монда бүтән эшләмәячәксең, аңладыңмы? Тагын бер авызыңны ачсаң – монда булмаячаксың. Аңладыңмы?

Аннары Греф бу таксистның күзлеген тартып алмакчы була.

Аннан кем икәнен сорыйлар.

– Мин – бу аэропортның хуҗасы. Ә син кем? Мин – Греф.

«Сбербанк» күптән түгел генә – апрель аенда – Таулы Алтайдагы аэропортны сатып алуы турында әйткән иде. Ул – аэропортның 100 процент хуҗасы һәм яңа аэропорт төзүне планлаштыра.

Бу видео чыккач, фикерләр үзгәрде. Бик күпләр Герман Грефны үзен «барин кебек» тотуда гаепли. «Ул таксистлар белән гопниклар телендә сөйләшә», – дип тәнкыйтьлиләр. Герман Грефны яклап чыгучылар да бар. Ксения Собчак таксистларны әрсезлеге, тышкы кыяфәтләре ямьсез булганнары һәм үзләрен тәртипсез тотканнары өчен тәнкыйтьли.

«Социаль челтәрләрдә «байлыктан симергән Мәскәү халкын» тәнкыйтьләячәкләр, билгеле, әмма мин яңа гына сатып алган аэропортымда шушындый кешеләрне күрсәм, күпкә эмоциональрәк булыр идем. Мәскәү халкы илнең теләсә кайсы өлешендә нормаль сервис таләп итә ала», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100