Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моң патшасы» Вадим Захаров үкенүләр турындагы яңа җырын радиога биргән

news_top_970_100
«Моң патшасы» Вадим Захаров үкенүләр турындагы яңа җырын радиога биргән

Радиода Вадим Захаровның «Бер елганың ике ярында» дип аталган җыры чыкты. Ул Сәүбән Чуганаев көенә, Фәннүр Сафин сүзләренә иҗат ителгән. Җыр кайтарып булмас көннәр, үткәннәрдә ясый алмаган адымнар, яшьлек үкенечләре турында. «Үткән көннәр кайтмый бит инде» дип җырлый Вадим.

Яңа җырны радио тыңлаучылар яратып кабул иткән. Социаль челтәрдә бу җырны тыңлаучылар «бик матур җыр», «искиткеч» дигән сүзләр язып калдырган.

Вадим Захаровның тавышына сокланып язучылар күп. «Шул кадәр күңелгә ятышлы моңлы тавыш. Бөтен җырларын үлеп яратам», «Ну, җырлап та куя инде» дигән комментарийлар очратырга була. Бер тамашачысы Вадим Захаровны «моң патшасы» дип тә бәяләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100