Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Молдавия уралмасы (паланчите)

Чаллыда яшәүче Рузалия Сираҗиевадан Молдавия уралмасы (паланчите) рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Молдавия уралмасы (паланчите)
Камыр өчен: 0,5 стакан су, 0,5 бал кашыгы шикәр комы, чеметем генә коры чүпрә, 3 аш кашыгы үсемлек мае.

Эчлек өчен: 200 грамм эремчек, яшел суган, укроп, 1 йомырка, тоз, борыч.

Эш тәртибе: камырны йомшак итеп басарга һәм “ял иттерергә”. Шул арада эчлек әзерләргә. Аннары камырны 4 кисәккә бүләргә, түгәрәкләп җәяргә, сыек май белән майлап “ял итерергә”. Түгәрәкләрне үзбәкчә кулда әйләндерергә, үтә күренмәле булганчы майлы өстәлдә кырыйларын тартып җәяргә, кырыйлары калын булып тормасын өчен кисеп алырга.

Түгәрәкләргә эчлек салырга, азрак сыек май белән майларга, төреп әкәм-төкәм сыман ясарга.

"Бик тәмле үзенчәлекле ризык. Катлы камыр кебек кебек шыгырдап тора", - ди Рузалия ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100