Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Могҗиза: Чаллыда яшәүчеләрнең өендә Яңа ел чыршысы чәчәк аткан

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче хатынның өендә Яңа ел чыршысы чәчәк аткан. Бу феномен булып санала, дип хәбәр итте «Челнинские известия».

Вазада тора торган чыршы ботакларында сюрприз – энәләрдә чәчәк бөреләре барлыкка килгән. Чыршы кабат ярала башлаган, диелә хәбәрдә.

«Суга ашлама салмадым, суны көн аралаш алмаштырып кына торам», – ди бу хатын.

Әлеге хәл турында Балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма аңлатма биргән.

«Бу – шактый сирәк күренеш. Ләкин, гадәттә, чыршы ботакларын сулы вазада озак тотмаганга гына. Җылыда бөреләр уянган һәм үсә башлаган. Башка ботаклар, мәсәлән тал, юкә, каен да шулай ук бөреләнә. Ләкин яфраклы агачларда, энәле агачларга караганда, бу процесс тизрәк һәм җиңелрәк була», – дигән эксперт.

Чыршы чәчәк ату – бәхеткә, дигән сынамыш та бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100