Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Могҗиза» – Бозлы суда бата башлаган малай иптәшен коткарган, үзе дә исән калган

news_top_970_100
«Могҗиза» – Бозлы суда бата башлаган малай иптәшен коткарган, үзе дә исән калган
https://38.mchs.gov.ru

4 гыйнварда Иркутск шәһәрендә 10 яшьлек 2 малай Ангара елгасында бозлы суга төшеп китә. Алар җиһазландырылган шугалакта уйнамыйча, ачык сулыкта йөрергә чыгып китә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Малайлар юка, әле чыныкмаган бозга керә. 20 метр чамасы барганнан соң алар боз астына төшеп китә һәм бата башлый. 5-7 см калынлыктагы боз малайлар авырлыгы тәэсирендә ярыла. Биредә ачык сулы урыннар да була.

«Үсмерләр бозлы суга төшеп киткәч, кычкырып, ярдәм сорый башлый. Малайларның берсе судан боз өстенә чыгу җаен таба. Аннары шаһитлар ярдәмендә ул иптәшен судан чыгара. Өлкәннәр читтәрәк басып торырга мәҗбүр була, чөнки боз бик юка, алар бата башлаган малай янына якынрак килә алмый. Алар икенче малайга кул астында булган әйберләрне биреп тора», – ди коткаручылар.

Ике малай да судан чыккач, аларны җылы бинага илтәләр, җылыталар, ата-аналары һәм полиция хезмәткәрләре килгәнне көтеп торалар. Балаларын тәрбияләү вазифасын тиешенчә башкармаган өчен, әти-әниләргә карата административ протокол төзелгән. Биредәге парк хезмәткәрләре эшчәнлегенә дә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100