news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Могҗиза: Башкортстанның бер авылында чебиләр йомыркадан «кыртый» тавыктан башка чыккан

news_top
Могҗиза: Башкортстанның бер авылында чебиләр йомыркадан «кыртый» тавыктан башка чыккан
Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче блогер Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә гадәттән тыш хәл белән уртаклаша. Эссе көннәр тору сәбәпле, чебиләр йомыркадан «кыртый» тавыктан башка чыккан, чөнки хуҗалар тавыкларын күптән җыеп ябып куйган булган.

«Тавык качып йомырка салган булган, аз гына утырган булган инде ул. Тавыкларны күптәннән җыеп алдык, ә эссе көндә болар үзләре чыккан. Хәзер өйгә алып керәбез», – дип сөйли Лилия ханым.

«Менә сиңа, туасы җан булса, бер киртә юк», «Беренче тапкыр күрәм, Аллаһның рәхмәте», «Шәп! Менә бит җаныкайларым», – дип шаккаткан видеоны караучылар.

«Калган йомыркалары да чебилеме» дип сораучыга «өч чеби чыккан, калганнары салкын» дип җавап биргән блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар