Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мөгезе белән корсагын ярган». Үгез сөзгән хатын авыр хәлдә

news_top_970_100
«Мөгезе белән корсагын ярган». Үгез сөзгән хатын авыр хәлдә
Фото: © "Татар-информ"

Краснодар краенда ярсыган үгез 44 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Крайның Тбилисси районында үгез корбанын бик нык имгәтә, хатын-кыз хастаханәдә авыр хәлдә ята.

«44 яшьлек хатын-кызга үгез һөҗүм итү турында Тбилисси районы полициясенә хәбәр иттеләр. Шаһитлар сүзләренчә, үгез – имгәнгән хатынның күршеләренең малы. 44 яшьлек хатын үгезне урынына куып кертмәкче булган», – дигәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Хатын бик нык имгәнгән, үгез мөгезе белән хатынның корсагын ярган. Табиблар операция ясаган.

«Тбилисси районында яшәүче хатын-кыз күп травмалар алган, шул исәптән аның корсак куышлыгында яралар күп, хастаханәгә салынды», – дигәннәр ведомствода.

Фаҗигадән соң үгезне аерып ябып куйганнар. Хәзер полиция тикшерү оештыра. Алар күршеләрне һәм хуҗаларны сораштыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100