Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөгаллимгә ярдәм: Татарстанда кайбер укытучыларга өстәмә акча түли башлыйлар

Грант өч елга билгеләнә.

news_top_970_100
Мөгаллимгә ярдәм: Татарстанда кайбер укытучыларга өстәмә акча түли башлыйлар
Фото: https://rt-online.ru/

Республикада Укытучылар һәм остазлар елында «Безнең яңа укытучыбыз» грантын кабаттан түли башлыйлар. 200 яшь педагог 3 ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәмә рәвештә 10 мең сум акча алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең яңа укытучыбыз» гранты Татарстанда 2011 елда ук гамәлгә куелган иде. Ул вакыттагы ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан югары уку йортларын тәмамлаган, шул ук вакытта педагогик белеме булмаган хәлдә мәктәпкә эшләргә килгән яшьләргә (кирәк булган чакта өстәмә методик белем алу очрагында) өстәмә акча түләргә тәкъдим итте.

Идея аңлашыла: шулай итеп мәктәпләрдә педагогик кадрлар җитмәү проблемасы гына хәл ителми, ә укучыларны әзерләү сыйфаты да яхшыра, чөнки физиканы аларга КФУның физика факультетын тәмамлаганнар, химияне кичәге КФУ яки КНИТУ – КХТИ студентлары һәм башкалар укыта ала иде.

Республикада грантларны 2020 елга кадәр түләделәр. Айлык 10 мең сумлык түләүләр мәктәпләргә 1700 яшь педагогны җәлеп итәргә ярдәм итте, чөнки алар өчен бу чыннан да яхшы ярдәм булды. Билгеле булганча, мәктәпкә яңа гына килгән укытучының уртача хезмәт хакы аена 20 мең сум тәшкил итә.

  • Грант алу конкурсында мәктәптә 3 елдан артык эшләмәгән яшь укытучылар катнаша ала (минималь стаж чиге, Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чикләнмәгән, бу хәтта 1 көн дә булырга мөмкин). Алар 35 яшьтән яшьрәк булырга һәм Татарстанда даими яшәргә тиеш. Грант программасын гамәлгә ашыру вакыты – 2028 елга кадәр. Грант 3 елга билгеләнә.

Соңгы вакытта, укытучыларга кытлык темасы яңадан актуальләште һәм кабаттан, мәктәпләрдә яшь кадрларны матди яктан стимуллаштыру яхшы булыр иде, дип сөйли башладылар. Бер ел элек ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары хөкүмәткә «Безнең яңа укытучыбыз» грантын түләүне яңартуны сорап мөрәҗәгать итте.

Һәм менә 2023 елда, Укытучылар һәм остазлар елында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән, мәгариф тармагында кадрлар дефицитын чишү һәм яшь педагогларны мәктәпләрдә калдыру максатыннан грантны яңарту турында карар кабул ителде.

Грант алу конкурсында мәктәптә өч елдан артык эшләмәгән укытучылар катнаша ала. Шул ук вакытта минималь стаж, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чикләнмәгән, бу хәтта 1 көн дә булырга мөмкин. Дәгъвачылар 35 яшьтән яшьрәк булырга һәм Татарстанда даими яшәргә тиеш.

Грант 3 елга билгеләнә, яшь педагоглар (елына 200 кеше) ай саен (җәйге каникуллардан тыш) хезмәт хакына өстәмә рәвештә 10 мең сум алачак, бер уку елында барлыгы 90 мең сум. Киләсе елда 200 грант алучыга тагын 200 өстәләчәк.

Гомумән алганда, «Безнең яңа укытучыбыз» грант программасы 2028 елга кадәр гамәлдә булачак. Конкурста катнашу өчен гаризалар җирле мәгариф идарәләрендә формалаштырыла, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында.

«Республика Татарстан».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100