Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Могҗиза: Йөрәге алты көн типмәгән кыз бала исән калган

Могҗиза: Йөрәге алты көн типмәгән кыз бала исән калган

news_top_970_100
Могҗиза: Йөрәге алты көн типмәгән кыз бала исән калган
Кытайның Шанхай шәһәрендә табиблар 10 яшьлек кызны коткарып калган. Ун көн дәвамында бу баланың йөрәге туктап торган булган. Бу турыда AsiaOne басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Май азагында 10 яшьлек кызны хастаханәгә китерәләр. Аның күңеле болгана, сулыш алуы кыенлаша, күкрәк читлеге авырта һәм температурасы югары була. Табиблар баланы тикшерә һәм аның йөрәге ялкынсынган дип диагноз куя. Бу авыру "кискен кардит" дип атала.

Баланы интенсив терапия бүлегенә салалар һәм канын кислород белән баетучы өчен махсус чаралар башкаралар. Баланың йөрәген туктатып, махсус аппаратка тоташтыралар. Шуннан соң табиблар баланың йөрәген эшләтеп җибәрмәкче була. Тик сабыйның йөрәге эшләп китми, хәле авырлашканнан авырлаша бара.

Хастаханәгә йөрәк күчереп утырту белән шөгыльләнүче табиблар чакыралар. Алар бары тик донор органы гына баланы терелтә ала дигән нәтиҗә ясый. 3 июньдә донор табыла. Ул Тяньцзинь шәһәрендә яшәгән малайныкы була.

Өч сәгать эчендә кыз ята торган хастаханәгә донор малайның йөрәген алып киләләр. Табиблар операцияне ике сәгать ясый. Шулай итеп 10 яшьлек кызга малай йөрәген күчереп утырталар. Хәзер кыз исән-сау, аның хәле стабильләшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100