news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Могҗиза»: Пычак белән яраланган йөкле хатын һәм аның эчендәге нарасый исән калган

Әле дөньяга килергә дә өлгермәгән баланы анасы эчендә үк пычак белән җәрәхәтләгәннәр.

news_top
«Могҗиза»: Пычак белән яраланган йөкле хатын һәм аның эчендәге нарасый исән калган
https://pixabay.com/

Уфа табиблары уникаль операция ясап, авырлы хатынны һәм аның эчендәге сабыйны үлемнән саклап калган. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты язды.

Бала тудыру йортына 34 атна йөкле булган хатынны китергәннәр. Аның эченә пычак белән кадап җәрәхәтләгәннәр. Җинаятьнең ничек булуы турында өстәмә хәбәр ителми. Хатынның корсак мускулы, аналыгы, баланың иңбашы яраланган булуы билгеле.

Анестезиологлар, акушерлар һәм хирург йөкле хатынга тиешле ярдәмне күрсәткән. Хәзерге вакытта булачак ана да, аның баласы да үзләрен яхшы хис итә.

«Сез ике кеше гомерен саклап калдыгыз», — дип яза министр табибларга мөрәҗәгать итеп, яхшы эшләгән өчен рәхмәт әйтә.

Түрәнең посты социаль челтәрләрдә зур резонанс тудырган. Кулланучылар бик күпләп мактау сүзләре яза. Кайберәүләр яхшы хәбәр тараткан түрә дә «молодец» диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар