Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Могҗиза көткәндә: озак еллар бала таба алмаган парлар тарихы

Гаилә корганда күп кеше ничә бала табасын һәм гомумән бала табарга телиме-юкмы икәнен уйлап, фикерләп тормый. Ә балалар булмаса нишләргә, ничек яшәргә? Гомерлек мәхәббәткә ант биргән, кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга сүз куешкан кешеләр бергә кала аламы соң? Күп еллар дәвамында балалары булмаган гаиләләр тарихы.

news_top_970_100

24 ел көткән бәхет

Рамилә мәктәпне бетерү белән кияүгә чыга. Гаилә тормышының беренче ике елында балага уза алмавына әллә ни борчылмый да, көллияттә укуын тәмамлап эшкә чыгарга өлгерәчәгенә сөенеп кенә йөри.

Ләкин соңыннан иренең һәм туганнарының гел сораулар белән йөдәтеп торуы аркасында, табибка мөрәҗәгать итә. Тик анда тынычландырырлык сүзләр ишетми — хатын-кыз органнарында, ашказанында әллә никадәр авыру табалар аның.

Докторның: «Бер җирегез дә авыртмыймыни соң сезнең? Әлбәттә, авырта. Әмма авыл җирендә бакчада чокынып, бер көтү мал асрап яшәгән кеше моның ише вак-төяккә игътибар итеп торамыни инде. Гафу итегез, кадерлем, ләкин мин сезне тынычландырырлык сүз әйтә алмыйм. Мондый авырулар белән бала тапмыйлар…» — дигән сүзләреннән соң аның өстенә салкын су койгандай була.

Елга булып аккан күз яшьләре, депрессия, хастаханә юлларын таптау… Тик боларның бер нәтиҗәсе дә булмый. Утыз яшенә кадәр Рамиләнең әле өмете була, әмма аннан соң язмышы белән килешми чарасы калмый. Ире дә беркайчан ташламыйм дип әйтә. Алар үзләре өчен генә яши башлый. Баштан аяк эшкә, тормыш мәшәкатьләренә чумалар.

42 яшендә Рамилә үзен начар хис итә башлый. Бөтен тәне авырта, башы әйләнә, күңеле болгана… «Менә, үлем дә җитте бугай», - дип уйлый ул хастаханәгә барганда. Табиблар караганнан соң, анализлар тапшырганнан соң, үзара нидер чыш-пыш сөйләшеп алалар һәм бер доктор сәер генә елмаю белән Рамиләгә: «Котлыйм, үскәнем! Гаиләгез ишәергә тора, әзерләнегез!» — дип әйтә.

Рамиләне хастаханәдәге бөтен табиблар белән аңына китерәләр, ә соңыннан котлыйлар һәм бөтенесе бергә елый башлыйлар.

Рамиләнең йөклелек чоры җиңел узмый, баласын да авыр таба. Әмма мондый бәхетне татыр өчен болар чүп кенә!

Быел көзен уллары Илназ мәктәпкә керә. Ул шук, шат күңелле, тиктормас ташбаш-малай. Ә әнисе чәчәк аткан гөл сыман! Үзенең яшьтәшләреннән 10-15 яшькә яшьрәк күренә. Хәзер ул 40 яшьтән соң тормышның башы гына булуын үз җилкәсендә татып белә. Әлбәттә, күңелсезләнеп, кул кушырып утырырга вакыт та юк, 24 ел буе өзелеп көткән баласын тәрбияләү күп көч таләп итә шул.

Тәнкыйть - кәнфит түгел…

Наилә белән Илшат балаларын биш ел көткән. Алар уртак дусларының туйларында танышкан була. Ә ел ярымнан соң үз туйларын гөрләтеп уздыралар. Яшьләр Илшатның әти-әнисе белән яши башлый. Тормыш үз җаена гына бара кебек…

Бервакыт Наилә янына иптәш кызы килгәч, «Ничек яшисең син кайнанаң белән?» - дип ярып сала. «Яхшы яшибез. Ә нәрсә булган?» — дип җавап бирә аңа Наилә. «Ул сине гел тәнкыйтьләп тора бит, шуны сизмисеңмени?» — ди дус кызы.

Дустының бу сүзләреннән соң Наиләнең күз ачылып киткән кебек була. Кайнанасы аны гел төзәтеп тора, әйберләрен күчерә, һәрвакыт акыл өйрәтеп нотык укый шул. Янәсе, Наилә ашка тозны җитәрлек салмый, кәтлитләрне көйдереп бетерә дип күршеләренә дә зарлана кайнанасы. Яхшы күңелле Наилә боларга игътибар итмәскә тырыша, аның улы белән ничек яхшы яшәүләрен күрер һәм Наиләне дә ярата башлар дип көтеп яши.

Еллар уза тора, әмма кайнанада килененә карата ярату барлыкка килми. Ә Наилә белән Илшат бала турында да күптән хыяллана бит, тик Наилә балага гына уза алмый. Алар хастаханәгә йөри башлыйлар, әллә никадәр анализлар тапшыралар, күп-күп акчалар түгәләр…

Берсендә акыллы, зирәк доктор Наиләгә: «Сез сәламәт. Балага уза алмавыгызның сәбәбен тәнегездән түгел, ә башыгыздан, уйларыгыздан эзләп карагыз әле. Бәлки сезгә яшәү урынын үзгәртеп караргадыр?» - дип киңәш бирә. Наилә ныклы бер карарга килә. Кич ире эштән кайткач, бу мәсьәләне кабыргасы белән куя. Йә икәү бергә күченәбез, йә үзем генә китәм, дип әйтә. Ни өчен яшәү урынын алыштырырга кирәклеген ире һич тә аңлый алмый, чөнки аларның бит әниләре белән сүзгә килгәне, ачуланышканы юк. Әмма Наилә, мөгаен, гомерендә беренче тапкыр шулай характер күрсәткәндер. Һәм Илшат моңа бирешә.

Алар башка шәһәргә күченеп китә, яңа эшкә урнашалар. Ә җиде айдан соң тесттагы ике сызыкка кош тоткандай сөенешәләр! Гел стресс кичерү, ачу аның организмына ял итәргә ирек бирмәгән, күрәсең. Ә урын алыштыру һәм баш миен гел бораулап торган проблемадан котылу аңа балага узарга мөмкинлек бирә.

Тапкан ана түгел, баккан ана

Ләйлә һәм Равил турында күгәрченнән кебек гөрләшеп яшиләр дип әйтәләр. Ләйлә шулкадәр ягымлы, киң күңелле кеше, аның кемгәдер тавыш күтәргәнен, дорфа итеп эндәшкәнен гомердә дә ишетмәссең. Ире белән иртә өйләнешә алар. Бик яхшы яшиләр, тик бер «ләкин» бар, балалары булмый.

Әле тагын Ләйләнең эше… Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бакчада ясле төркеме җыйганда ул сабыйларга тыныч күңел белән карый да алмый — үзләре елак, тик шундый сөйкемлеләр, юкка да сөенә торган нарасыйлар… «Нишләп мин шундый бәхеткә лаек түгел соң?» - дип өзгәләнә аның күңеле.

Еллар дәвамында дәвалану да нәтиҗә бирми. Ә вакыт уза. Ләйлә белән Равил катлаулы адымга бара. Машиналарын сатып, туплаган бөтен акчаларын җыеп, әти-әниләреннән дә алып торып, ЭКО ясаталар. Әмма нәтиҗәсе булмый…

Берсендә кич эштән кайткач, Ләйлә иренә тыныч кына: «Бәлки асрамага бала алырбыз?» - дип әйтә. Ә элек алар бу турыда уйлап та караган кешеләр түгел иде. Равил ризалаша. Ләкин балаларны алгандагы кәгазь боткасы турында алар яхшы белә. Тик, күрәсең, аларга Аллаһ ярдәм итә, ришвәтсез һәм кәгазь боткасына чуммый гына алар кыз бала алалар.

Гаҗәп инде, кызлыкка алган бала «чит» әти-әнисенә охшаса да охшар икән! Нәни Кадриянең чәчләре әнисенеке кебек көдрә һәм күзләре коңгырт төстә, ә менә характеры нәкъ әтисенеке инде. Ә Кадриянең уенчыкларыннан кайчандыр тып-тын һәм чүп бөртеге дә булмаган чиста өйнең асты өскә килә, дуслары белән уйнавыннан, аларның чыр-чу тавышларыннан тәрәзәләре зеңгелдәп тора. Ә Барби курчаклары, аюлар, куяннар инде гаилә әгъзаларына әйләнеп бетә…

Мәхәббәткә караганда бала мөһимрәк

Алисә белән Айдар бер-берсенә беренче карашта ук гашыйк була. Алар дискотекада таныша һәм шуннан соң аерылып та тормыйлар. Әти-әниләре дә балаларының сайлавыннан канәгать була, чөнки алар икесе дә бай гаиләдән. Туйны да озакка сузмыйлар. Беренче өч елда яшьләр үзләре өчен генә яши — сәяхәт итәләр, кунакка йөриләр, кино-театрда күңел ачалар…

Әмма туганнары, әти-әниләре бала турында сораулар белән җаннарына тия. Шуннан башлана да инде… Бер ел дәвамында аларның берни дә барып чыкмый, шуннан соң табибларга мөрәҗәгать итәләр, анализлар тапшыралар. Әмма табиб аларны бөтенләй аптырашта калдыра. «Сез анатомик яктан бер-берегезгә туры килмисез. Сезнең балагыз булмаячак. Аерым-аерым була, әмма бергә юк…» - дип әйтә. Шуннан соң бер-берсен гаепләүләр, талашулар башлана. Ләйлә иренә уллыкка бала алыйк дип әйтә. Әмма Равил: «Мин чит кеше баласын ярата алмаячакмын», - ди.

Алар аерылыша. Күп тә үтми, башка кешеләр белән гаилә коралар. Хәзер икесенең дә ул гаиләләрендә балалары бар. Аерылышкан өчен үкенәләрме икән? Кем белә инде, мөгаен, алар өчен мәхәббәткә караганда бала мөһимрәктер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100