Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Могҗиза инде»: Үпкәсе 80 процентка зарарланган 90 яшьлек Гадилә әбинең терелү тарихы

Түбән Кама районында яшәүче Гадилә Гатауллина биш көн эчендә дәваланып чыккан.

news_top_970_100
«Могҗиза инде»: Үпкәсе 80 процентка зарарланган 90 яшьлек Гадилә әбинең терелү тарихы
https://minzdrav.tatarstan.ru

Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталендә дәваланган 90 яшьлек Гадилә Гатауллинаны дәвалап, өенә кайтарып җибәргәннәр. Үпкәләренең 80 проценты зарарланган сугыш ветераны хастаханәдә биш көн булган. Шундый зур зарарлану булса да, әбине үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыру таләп ителми. Бу — бик сирәк очрак, өстәвенә аның яше дә бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Дәвалаучы табиб Илдар Бишев сүзләренчә, Гадилә әби 15 октябрьдә авырый башлый, аннары хәле начарлана һәм 26 октябрьдә компьютер томографиясе ясыйлар. Анда 3-4 дәрәҗәдәге катлаулылыктагы пневмония булуы ачыклана. Әбине хастаханәгә салалар.

«31 октябрьдә әбине өенә кайтарып җибәрдек. Мин үзем дә гаҗәпләндем, без бит ИВЛсыз дәваладык, бу яшьтә пневмония гадәттә бик авыр уза. Могҗиза инде. Аның нык характеры ярдәм иткәндер. Гадилә Гатауллина сугыш чорын узган, үзе дә 26 ел медицинада эшләгән, сәламәтләнү өчен кәеф күтәренкелеге кирәклеген белә», — ди табиб.

Гадилә әбине табиблар Оксана Бондаренко һәм Ольга Носова дәвалаган, шәфкать туташлары Алия Середа, Нина Казакова, санитарка Алина Ушакова тәрбияләшкән.

Гадилә әби табибларга рәхмәтле. «Мин озак яшәдем, күпне күрдем, күпне ишеттем. Безнең табиблар — молодец. Һәрберсенең йөрәге мәрхәмәтле, бөтен авыруларга да яхшы мөнәсәбәттә. Барысына да сәламәтлек телим, рәхмәт», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100