Могҗиза фотосы: кышын салават күпере барлыкка килгән
Башкортстанның Әбҗәлил районы халкы бик матур күренешкә тап булган.
"Салават күпере җәй көннәрендә генә, җылы яңгырдан соң гына чыга дип уйламагыз. Ул кыш уртасында да була. Әбҗәлил районы халкы бүген менә шундый матур манзараның шаһиты булды", - дип яза "Кызыл таң"газетасы.
Социаль челтәрләрдә бу фото бәхәс кузгаткан - фотошоп түгелме? Әмма бу чынннан да булган күренеш. Бу көнне районда минус 30 градус була, ә төштән соң җылыта.
Кышкы салават күперен гало дип атыйлар. Ул салкын аяз көндә, дымлылык югары булганда барлыкка килә.
Әлфия Хамматова фотосы.