Православие храмында намаз укыр өчен, мөселман кешесе анда хезмәт итүчедән (служитель) рөхсәт сорарга тиеш, бу – төп шарт. Бу хакта «NEWS.ru» порталына Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов сөйләгән.
«Храмда хезмәт итүчедән рөхсәт булса, мөселман кешесе храмда намаз укый ала, һәм бу – башкаларга кыенлык китермәскә, храмга йөрүчеләрдә ризасызлык тудырмаска тиеш», – дигән мөфти.
Аның сүзләренчә, храмда намаз уку – бик сирәк күренеш.
«Бу бик сирәк була торган хәл. Без моның мөмкин булуын аңлыйбыз, әмма әйтеп узган шарт үтәлергә тиеш. Минемчә, намаз вакыты чыгып килгәндә һәм укырга башка урын булмаганда, мондый хәл булырга мөмкин», – дигән ул.
Күптән түгел Вологдада храмда мөселман кешесе намаз укыган. Чиркәүдә хезмәт итүчеләр аңа каршы чыкмаган, намаз укуда бернинди начарлык күрмәгәннәр. Храмдагы өлкән поп (настоятель) соңрак: «Мин аны куып чыгара алмыйм бит инде», – дип әйткән. Бу хәлгә карата ризасызлык белдерүчеләр булган.