Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөфти блиндажда мәчет ачкан

news_top_970_100
Мөфти блиндажда мәчет ачкан
Фото: Диния нәзарәте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин кабат махсус хәрби операция зонасына барып кайттылар, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Бу – мөфтинең фронтка җиденче сәфәре икәне әйтелә, ә 2022 елдан бирле Татарстан Диния нәзарәте делегацияләре хәрби зонага 11 тапкыр барган.

Соңгы сәфәр вакытында дин әһелләре вәкилләре фронт сызыгындагы Татарстанның «Батыр» батальоны сугышчылары янына барган. Анда Татарстан мөфтиенең ярдәмчесе, полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев хезмәт итә. Шулай ук Луганск госпитальләрендә яткан яралы солдатлар белән очрашканнар. Ә иң мөһим яңалык – блиндаж мәчете ачылу. Полк имамы, командирлары ярдәмендә, «Батыр» батальоны тупланган урында 18 квадрат метр мәйданлы «блиндаж мәчете» төзегән. Аны «Нургали мәчете» дип атаганнар. Анда намаз укыячаклар һәм хәрбиләр белән рухи сөйләшүләр үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.

Хәрбиләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм батальон командиры Аскар Жангужинов белән бергә мәчетне тантаналы рәвештә ачканнар һәм беренче җәмәгать намазын укыганнар. Мөфти командирларга, мәчет төзүдә катнашкан һәркемгә солдатларның үтенечләрен хәл иткән өчен рәхмәт әйткән. Мәчет төзүдә мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә ярдәм күрсәтүе әйтелә. «Сезгә һәм якыннарыгызга тормыш юлында үзегез кебек үк игелекле кешеләр очрасын!» – дигән мөфти.

«Аллаһ бу мәчетне файда китерә торган итсен, монда укылган догалар безнең сугышчыларга ярдәм булсын. Аллаһ разый булсын!» – ди видеоны төшерүче.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәрбиләр белән сөйләшкән, аларның рухларын күтәрердәй сүзләр әйткән.

Хәрбиләр Диния нәзарәте җитәкчелегеннән мәчет өчен «Starlink» спутник элемтәсе аппаратын сораган. Бу мәсьәлә шунда ук хәл ителгән – мөфтият вәкилләре батальонга җиһаз сатып алу өчен акча калдырган. Аппарат сатып алынганнан соң, монда мөселман сугышчылар өчен дини белем бирү оештырылыр, диелә хәбәрдә.

Дин әһелләре фронт янындагы башка батальонда төзелүче икенче мәчет өчен намазлык, ковролин һәм китаплар бүләк иткән, Луганск госпиталенә ярдәм илткән. Шефлык ярдәме Диния нәзарәтенә алдан бирелгән үтенечләр буенча формалаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100