Мөфти: 2027 елда хаҗга бару өчен документларны 2026 ел азагына кадәр кабул итәләр
2027 елда Согуд Гарәбстанына хаҗга баруның минималь бәясе хәзерге вакытта 5600 доллар тәшкил итә. Әмма авиабилетлар кыйммәтләнү сәбәпле, хаҗ турларының бәясе арта. Бу хакта «РИА Новости»га Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ мәсьәләләре буенча урынбасары, мөфти Рушан Аббясов сөйләгән.
- Хаҗ — Согуд Гарәбстанындагы Мәккә шәһәренә кылына торган гыйбадәт. Ул Ислам диненең биш баганасының берсе санала һәм мөмкинлеге булган һәр мөселманга аны кылу фарыз.
«2027 елда хаҗга баруның минималь бәясе 5600 доллар тәшкил итәчәк, стандарт тур — 6100 доллар. Әмма авиабилетлар кыйммәтләнү сәбәпле, бәяләр дә арта», – дигән мөфти Аббясов.
Аның сүзләренчә, 2027 елгы хаҗ 10–20 май көннәрендә узачак.
Мөфти шулай ук Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы куйган яңа таләпләр нигезендә 2027 елгы хаҗга документлар кабул итү 2026 ел ахырына кадәр генә дәвам итәчәген искәрткән.