Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөэминнәргә нинди сүзләр белән салават әйтү әмер ителгән?

news_top_970_100
Мөэминнәргә нинди сүзләр белән салават әйтү әмер ителгән?
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казанның «Әхмәдзәки» мәчете телеграм-каналында салават әйтү тәртибен аңлаталар.

Коръәни Кәримдә мөэминнәргә түбәндәге аять белән Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи үә сәлләмгә салават әйтү әмер ителгән:

إِنَّ اللَّهَ وَمَلَآئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّيَآأَيُّهَا الَّذِينَ ءَامَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا

Һичшиксез, Аллаһ һәм фәрештәләре Нәби салләллааһү гәләйһи үә сәлләмгә салават әйтәләр.

[Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәракәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып шәрәф казана һәм аның зикере белән бәракәтләнәләр].

Ий иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм [«Ий, Нәби, сиңа сәлам булсын» дип] сәламләү белән сәлам бирегез».

(«Әл-Әхзәб» сүрәсе, 56нчы аять).1313:21

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100