news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөэмин-мөселман кешесе вакытын ничек үткәрергә тиеш?

news_top
Мөэмин-мөселман кешесе вакытын ничек үткәрергә тиеш?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында язганча, акыл иясенең билгеле бер вакытлары булырга тиеш:

  • Ул вакытының бер өлешен Раббысына дога һәм ялваруга;
  • Бер өлешен Бөек Аллаһның осталыгы һәм кодрәте турында уйлануга;
  • Бер өлешен үткәндә теләгәннәре һәм киләчәктә теләячәк нәрсәләре хакында үз-үзенә хисап ясауга;
  • Бер өлешен исә хәләл юл белән тормышын тәэмин итүгә багышларга тиеш» (Әбү Нугайм).

Димәк, мөэмин-мөселман кешесе вакытын:

  • Аллаһка дога кылып,
  • Аның Бөеклеге хакында фикерләп,
  • Үз-үзенә хисап ясап,
  • Хәләл ризык табып үткәрергә тиеш.

Җомга көне мөбарәк булсын! Ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган хата-кимчелекләре, гөнаһлары кичерелсә иде, рухлары шат булса иде, дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар