Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөдәррис Вәлиевне искә алу кичәсе: «Үлгәннәрнең түгел, онытылганнарның гына гомере кыска»

Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, нәшир, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Гавриил Державин исемендәге Республика премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Вәлиевкә, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. «Интертат» Мөдәррис Вәлиевны искә алу кичәсеннән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Мөдәррис Вәлиевне искә алу кичәсе: «Үлгәннәрнең түгел, онытылганнарның гына гомере кыска»
Айнур Җамалтдинов, видео - Ильяс Хаҗиев

«Ул галим генә түгел, шагыйрь дә иде»

Бер төркем каләм әһелләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, туганнары Казанның Киндерле зиратында әдипне искә алды, аның рухына дога кылды һәм каберенә чәчәкләр салды. Мәрасимдә чыгыш ясаучылар Мөдәррис Вәлиевнең күп үрләрне егетләрчә яулаган киңкырлы шәхес булу хакында бер горурлык хисе белән сөйләделәр. Соңрак хәтер-хатирәләр «Тантана» ресторанында дәвам итте. Искә алу кичәсен Мөдәррис Вәлиевнең хатыны – Даимә ханым Вәлиева һәм кызы Айсылу оештырды.

Мөдәррис Вәлиевнең беренче шигырьләренә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин хәер-фатиха биргән булган. Аның әйтүенчә, әдәби тәнкыйть өлкәсендә танылып, мөхтәрәм аксакаллар тарафыннан югары бәя алса да, Мөдәррис Вәлиев татар әдәбияты галәменә шагыйрь буларак аваз сала.

– Аның тәүге шигырьләре 16 яшендә үк минем кереш сүзем белән «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күрде. Мөдәррис Вәлиев – әле бүгенгә кадәр тиешле бәясен алмаган шагыйрь. Ул – бүген дә заманча яңгырый торган элитар шагыйрь.

Нечкә күңелле шагыйрь иде, киләчәкне фаразлап иҗат итте. Кардәшләре, дуслары аны зур галим дип таныды. Татар халкының киләчәге турында уйлап, бик зур гамәлләр кылды. Китап хәрәкәтендә язучылардан күренекле эш башкарган язучы ул. Нәшрият эшендә дә хәтерләрдә калырлык, тарихка керерлек китаплар иҗат итте. Ул стратегик фикер йөртә торган кеше булып истә калды. Даимә ханым аны шәхес итеп тәрбияләгән, аңа булышкан һәм хәзер дә аның зур эшләрен дәвам итә, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Мөдәррис Вәлиевне беренче карашка аз сүзле, салкын күзле кешегә охшаган итеп исендә калдырган.

– Ләкин бер сөйли башласа, аны туктатуы кыен иде, бүлдерергә җөрьәт итми идек, чөнки шулкадәр матур сөйли, җөмләләре дөрес! Аның теле дә гаҗәеп әдәби телдә язылган иде. Редакцияләрдә эшләп, сизелмәстән, әдәбиятта үзенең абруен булдырды. Тәнкыйть мәкаләсе язсаң, аның фикеренә колак салмыйча калу мөмкин түгел иде. «Авторитет» дип әйтәләр бит әле... Ул, чыннан да, әдәбиятта абруйлы тәнкыйтьче генә түгел, әдәбият белгече, галим. Милли гамьне укучыларга да җиткерә алды.

Минемчә, шагыйрь буларак, аның иҗаты әле өйрәнелмәгән, бәяләнмәгән. Ул галим генә түгел, шагыйрь дә иде. Харитонов, Кәримовлар, Рәмиевлар һ.б. кебек, Мөдәррис Вәлиевнең да исеме китап басу тарихында тарихка кереп калыр, дип уйлыйм. Аның әле юлы дәвам итә, – диде ул.

«Татар халкының китаплы халык икәнен дәлилләде»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Мөдәррис Вәлиев белән 20 елдан артык аралашып яшәгән. Ул аны, үзенчәлекле кеше иде, дип искә ала:

– Өлгереп җитүен сизгәч, кандидатлык диссертациясен яклады, параллель рәвештә укыту белән шөгыльләнде, аерым юнәлешләр аша яшьләргә белем бирү белән дә шөгыльләнде. Без аның белән 20 елдан артык хезмәттәшлек иттек. Бергәләп бик күп юллар уздык. Ул тагын бер тапкыр татар халкының китаплы халык икәнен дәлилләде, аны алга таба да күтәрде. Без бүгенге көндә дә аны юксынабыз, искә алабыз. Ул безнең күңелдә, безнең арада.

1990 елларда – республикада барган зур үзгәрешләр, милли күтәрелеш елларында китап аша барлык юнәлешләргә тәэсир итә алган ул. Дистәләгән, йөзләгән кешене китаплы иткән. Дәреслекләр, сүзлекләр дисеңме... Янына кем генә килми, һәрберсе китапны үзләре шул дәрәҗәгә җиткергәненә ышана иде. Ул китаплар Мөдәррис абый кулы аша узганга күрә сыйфатлы, дәрәҗәле булып басылды. Күпме кешене бәхетле итте, күңел җылылыгы бирде!

Үзеңнән дә акыллы, тәҗрибәле, белемле, һәр нәрсәгә оста кеше белән аралашуы шулкадәр рәхәт иде! Мөдәррис Харисович белән Башкортстанга да бик күп тапкыр кайттык. Әнкәй белән тәмләп гапләшәләр, сөйләшәләр иде. Әнкәйнең мөнәсәбәте дә аңа бик җылы, әйбәт иде. Һәрвакыт изге теләктә булды. Хөкүмәт тирәсендәге гуманитар өлкәдә эшләгән зур җитәкчеләргә дә Мөдәррис Харисовичның дөньяга карашы тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Бүгенгә кадәр безнең коллективта аны искә алалар, юксыналар, – диде ул.

Даимә Вәлиева: «Күңел берничек тә аның юклыгын кабул итә алмый»

Мөдәррис Вәлиевнең хатыны Даимә Вәлиева тормыш иптәшен бик сагынып искә алды:

Гаилә архивыннан

– Искә алу кичәсенә җыелган мәртәбәле, олы шәхесләргә карап, Мөдәрриснең бу тормышта тоткан урыны, эшләгән эшләре чынлап та ихтирамга лаек икәненә ышанасың. Мөдәррискә 70 ел тулды. Минем 70 яшь тулды, дип әйтәсем килә. Чөнки минем өчен ул исән, һәрвакыт янәшәмдә кебек. Күңел берничек тә аның юклыгын кабул итә алмый. «Үлгәннәрнең түгел, онытылганнарның гына гомере кыска», – дип язган иде ул.

Мин Мөдәррискә озын гомер телим. Аның безнең хәтерләрдә һәрвакыт исән булып, эшләребездә үрнәк булып калуын телим.

Безнең күңелебездә аның якты сурәте саклансын, онытылмасын иде. Гомере озын булсын иде, – диде Даимә апа.

Бу сүзләргә кызлары Айсылу Вәлиева да кушылды:

– Киндерле зиратында дәү әниебез – әтинең әнисе ята. Шулай ук туганыбыз – Шамил Маннапов һәм тагын берничә туган җирләнгән. Әти тормышта купшылык яратмады. Ташны без дин кануннарына туры китереп, сурәтсез ясарга тырыштык. Үлгәннәргә безнең дога кылуыбыз кирәк. Шуңа күрә сеңлем Гөлназ белән әтине догадан калдырмыйбыз, балаларыбызны да дәү әтиләрен искә алырлык, дога кылырлык итеп тәрбияләргә тырышабыз. Килүегез өчен рәхмәт, – диде ул, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Туганнан туганы Рамил абый:

– Безнең авылда аны Салих абый дип беләләр. Безгә чәчен алдырырга килә иде ул. Өйгә кергәч, ишеккә карап арты белән басып тора иде. Шулкадәр оялчан иде! Ә үзенең өендә ул батыр, оештыручан кеше иде. Аралашып яшәдек, – диде ул.

«Күңелендә шигырь уты яшәсә дә, әдәбият дөньясында әдәби тәнкыйтьче буларак танылды»

Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт Мөдәррис Вәлиев белән иҗатта да, тормышта да якын дуслар булган:

– Аралашкан, хезмәттәшлек иткән дуслар күп. Алар арасында сине аңлаган, сиңа һәрвакыт ярдәм итәргә омтылып, ашкынып торган, син аңа ышанган, инанган дуслар сирәк була. Әнә шундый ышанычлы дусларның берсе – Мөдәррис Вәлиев. Без аның белән шактый еллар аралашып яшәдек. «Мәгариф» нәшриятында ул минем 2 китабымны чыгарды. Бик затлы, зәвыклы китаплар булып чыкты. Шуңа күрә мин аңа гомер буе рәхмәтле булып яшим.

Бик сагындыра. Мөдәррис Харисович арабыздан яшьли китте, бик кызганыч. Моның кайбер сәбәпләре дә бардыр. Бәлки, без аның гомерен озайта да алган булыр идек. Ләкин нишлисең, барысы да бездән тормый. Китап сәнгате, зәвыгы тормыш иптәше Даимә ханым, кызы Айсылуга да күчте. Ул аларга шушы оеткыны салып калдырды. Нәшриятта алар әтиләренең шушы омтылыш-теләкләрен дәвам итә.

Мөдәррис Харисович миңа кунакка килергә ярата иде. Бәйрәмнәрдә, Яңа елларда үземнең рецепт белән солянка ашын пешерәм. Мөдәррис Харисович бу ашны бик ошата иде.

Хәтерлим, беренче танышуыбыз Татарстан Язучылар берлегендә эшләгәндә булды. Аның ярдәм итү теләге сизелә иде. «Әйдә, шигырьләреңне тупла, китер, китап итеп чыгарабыз», – дип әйтеп торды. Беренче шигырь җыентыгым да Мөдәррис Харисович нәшриятында дөнья күрде. «Шомырт салкыннары» җыентыгы иде ул. Зәвыклы, матур булып чыкты. Иҗат юлымда шундый кешенең булуы киләчәгемә дә йогынты ясамый калмады.

Ул киң күңелле кеше иде. Аңа кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, ул аны беркайчан онытмый. Нинди генә очрак булса да, яхшылыгыңны исеңә төшерә, бер эшләгән яхшылыгыңа бише, уны белән җавап бирә торган иде. Кешелекле булуы өчен хөрмәт итә идем. Күңелендә шигырь уты яшәсә дә, әдәбият дөньясында әдәби тәнкыйтьче буларак танылды.

Мөдәррис Вәлиев үзенең истәлекләрендә Алпар мәктәбендә 3 ай практика узуы турында яза. Дәресләре дә үзенчәлекле булгандыр. Укытучы булып эшләсә, ул талантлы укучыларны үстереп чыгарган булыр иде.

Ул Ольга Иванованың тарихи романын тәрҗемә итте. Искиткеч тәрҗемә иде ул, әйтерсең, үзе язган кебек. Нинди генә жанрны алма, коеп куйган, чын профессионал иде.

Бер карасаң, ул бәхетле кеше. Яраткан гаиләсе, эше – барысы да бар иде. Әле тагын да яшәргә тиеш иде. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында күңеле җәрәхәтләндеме, тормышка булган мөнәсәбәте үзгәрдеме...

Мөдәррис Харисовичның урыны җәннәттә булсын, без аны беркайчан да онытмабыз. Бәлки, аны туган ягында – Әлки районында да исемен мәңгеләштерү буенча чаралар күрергәдер, – диде ул.

«Студентлар аның дәресләренә бик яратып йөрде»

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры «Идел-Пресс» Әнәс Әскәров:

– Матбугат йортында бик матур итеп эшләдек. Бик ачык күңелле, беркайчан да «юк» дип әйтмәс, үз-үзенең тотышы, гыйлеме белән безгә өлге, үрнәк булып торды. Хәзер аның эшен дәвам итәбез. Урыны оҗмахта булсын. Бик акыллы, тыйнак, гыйлемле кеше иде. Без аны онытырга тиеш түгел. Күңелләрдә бик озак сакланыр, – диде ул.

Фото: © Михаил Захаров/архив

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Мөдәррис Вәлиевнең «Нәшрият эше һәм редактор хезмәте» дигән белгечлек буенча студентларга махсус курс укып, шәкертләр тәрбияләве хакындагы хатирәләре белән уртаклашты.

– 2000 еллар башында без аның белән булачак филолог, укытучыларга өстәмә белгечлек буларак «нәшрият эше һәм редакцияләү» дигән профиль керттек. Шактый еллар Мөдәррис Харисович безнең студентлар белән бик уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлек алып барды. Бүген ул әзерләгән белгечләрнең дистәдән артыгы әлеге өлкәдә хезмәт куя. Быелдан төп белгечлек буларак нәшрият юнәлеше өчен белгечләр әзерли башлыйбыз. Мөдәррис Харисович әзерләгән методик кулланмаларга, аның хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Студентлар аның дәресләренә бик яратып йөрде, ул дәресләрен институтта да, нәшрият базасында да үткәрде. Әлеге дәресләрне балалар көтеп ала иде. Бик теләп, яратып үзләштерделәр.

Барыбыз да Мөдәррис Вәлиевне юксынабыз. Үзебез исән булганда аның истәлеге, исеме яшьләребез арасында да сакланыр, дип өметләнәбез, – диде ул.

Галим, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов Мөдәррис Вәлиевне санаклар өлкәсендәге сүзлек авторларының берсе булуын искәртте.

– Саллы китап булды ул. Бергәләп, электрон сүзлек тә эшләгән идек. Кызлары Айсылу, Гөлназны «Сәләт»кә алып килә иде. Тату гаилә корып яшәделәр. Мөдәррискә, аның гаиләсенә барысы өчен дә рәхмәтлемен, – диде Җәүдәт Сөләйманов.

«Китапчылык культурасын биеклеккә, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Зиннур Мансуров Мөдәррис Вәлиев белән Аккош күле буендагы дачасында күрше булган:

Фото: © Владимир Васильев/архив

– Ничек кенә булмасын, дөньяны профессионаллар тота. Чагыштырып караганда, алар үзешчәннәрдән күпкә ким. Бәлки, шуңа күрәме, кешелек тормышы әле бер артка, әле бер алга китә. Бу профессионаллар җитмәүдән килә. Мөдәррис Вәлиев – шушы азчылыкны тәшкил иткән профессионаллар сафында. Ул шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, галим, педагог, нәшир буларак, үзен чын профессионал итеп танытты.

Бүгенге заманның сәясәтенә карыйсың да, «аһ, профессионаллар юк» дип, көрсенеп куясың. Чынлап та, Мөдәррис Вәлиев нинди генә эшкә тотынмасын, ул шушы хезмәтне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә белде. Китапчылык, дибез. Ул китапчылык культурасын биеклеккә, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде.

Мин аның эшләгәнен күзәткәнем бар: кулъязма килә, шушы кулъязманың дөньяга чыгару юлларын эзли, китабын формалаштырып, концепциясен эшли. Тышлыгы, форматы, эчтәлеге, бүлекләр... Аның кулыннан үткән һәр кулъязма сәнгать дәрәҗәсендәге китап иде.

Безнең татар язучылары элек-электән оештыручылар булган. Мөдәррис Вәлиев тә юктан (нульдән) «Мәгариф – Вакыт» нәшриятын барлыкка китерде, күз алдына китерәсезме?! Һәм ул аны үзенең дәвамчыларына калдырды. Үткән гасыр башында чын баш – ирләр булган. Аларның традицияләрен Мөдәррис Вәлиев бик югары күтәрә.

Безнең халык ахырзаманда агачын да утыртыр, китап чыгару белән шөгыльләнер, дип уйлыйм. Чөнки бу халыкның Мөдәррис Вәлиев кебек уллары булыр. Алар күп булмас. Әмма Мөдәррис Вәлиев рухы яшәгәндә, дәвам иткәндә, татар милли китапчылыгы үзенең үсешен дәвам итәр. Безнең халык әнә шундый ир-егетләргә вакытында рәхмәтен әйтә белергә тиеш. Мондый затларның исемнәре онытылырга тиеш түгел. Алар бармак белән генә санарлык, – диде ул.

«Редакторлык эшенә остаз булган шәхес»

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Мөдәррис Вәлиев белән «Казан утлары»нда эшләгән.

– Кешене характерлый белә торган нәрсә – аның сорау бирә белү-белмәве. Дөрес һәм кирәкле җавап бирә белер өчен, акыллы булырга тиешсең. Мөдәррис һәрвакыт төгәл һәм катгый итеп сорау бирә белә торган кеше иде. Әдәбият, тормыш, җәмгыятьнең тормышы белән кызыксынды.

Мөдәррис татар китабының культурасын, эстетикасын үстерде. Үзенең таләпләрен куя белде. Нәшриятында әнә шул эстетиканы булдырды. «Мәгариф» нәшриятындагы китапларга күз салсагыз, шуны күреп була.

Мөдәррис белән бәхәсләшергә, сөйләшергә ярата идем. Ул – бик кирәкле һәм кадерле кеше. Аның традицияләрен яшь буын дәвам итсен иде. Үзебез исән чакта без аны онытмабыз, – диде ул.

«Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр Мөдәррис Вәлиевнең туган ягында – Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге мәктәптә искә алу кичәсендә булган. Аның әйтүенчә, Мөдәррис Вәлиевны якташлары ярата, хөрмәт итә, ә иң мөһиме – иҗатын белә. Мөдәррис Вәлиевнең якташлары – китап җанлы, ди ул.

Фото: © Рамил Гали/архив

– Без аның белән 1980 елның ахырында таныштык, ул «Казан утлары» журналы редакциясендә тәнкыйть бүлегендә эшли иде. Ул миңа тәнкыйть мәкаләләре яздыра иде. Һәр җөмләне өтеренә кадәр җентекләп тикшерде. Шулчак: «Ничек иренми икән бу абый», – дип аптырый идем. Шул гадәте истә калган. Язган вакытта аның телгә булган сак карашы, әйткән сүзләре искә төшә, – диде Зиннур Хөснияр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты тәрҗемәчесе Гөлназ Исмәгыйлева, Мөдәррис Вәлиев белән хатыны Даимә апа үзләренә лаек кызлар тәрбияләде, дигән фикердә:

– Мөдәррис аганы якыннан аның кызы Айсылу аша белдем. «Сәләт»тә танышып, якынаеп, Мәгариф министрлыгында эшләгән чорда шушы гаиләнең министрлык өчен татар телендә нинди хезмәт куйганлыгын күрдем. Нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, «Мәгариф» нәшрияты алынып, әдәбият, тел китаплары чыгарды. Бу эш әле дә дәвам итә, дип беләм. Мөдәррис абый бу эшне намус белән башкарды. Латин графикасы кертергә теләгәндә дә Мөдәррис агага мөрәҗәгать итеп, урам исемнәрен латин графикасында язып элдек. Бары тик «Мәгариф» нәшриятында гына белгечләр бар иде, – диде ул.

Язучы, журналист, Язучылар берлеге әгъзасы Гөлүсә Закирова Мөдәррис Вәлиевны иң зур остаз дип атады:

– Мөдәррис абыйның кызы Айсылу белән бик дус идек. Безне үз кызлары кебек кабул итә иделәр, Мөдәррис абый безгә әти кебек булды. Мөдәррис абыйны редакторлык эшенә остаз булган шәхес дип әйтер идем. Әлбәттә, ул бик каты сүгә, шул ук вакытта җайлап өйрәтә иде. Хәзерге вакытта мин текст редакциялим икән, Мөдәррис абыйның әйткән сүзләрен искә төшерәм, – диде Гөлүсә Закирова.

«Уенда да, телендә дә гел китап булды»

Искә алучылар арасында Мөдәррис Вәлиевнең «Мәгариф» китап нәшриятында бергә эшләгән хезмәткәрләре дә бар иде. Алар аны оештырып, мәктәпләрне һәм башка уку йортларын яхшы сыйфатлы дәреслекләр белән тәэмин итүдәге эшчәнлеге – үзе бер аерым бәяләнергә тиешле зур сәхифә, дип белдерде.

«Мәгариф» нәшрияты мөхәррире Нурзидә Нотфуллина Мөдәррис Харисович белән нәшриятта 25 ел бергә эшләгән:

– Соңгы китабын эшләгән вакытта, хәтерлим: «Әгәр без эшләгән китапларны өя башласаң, Айга кадәр менеп җитәр иде», – дип әйтте. Мөдәррис Харисович бик сирәк кешегә хас булган сыйфатларга ия: кешелекле, намуслы, эшләгән кешенең кадерен белә торган кеше иде. Коллектив өчен кулыннан килгәнен эшләде. «Хәлләрегез ничек? Эшләрегез ничек бара?» – дип кызыксынып, сорап торды. Бауман урамыннан шәһәр читенә күченгәннән соң, эшкә барып йөрер өчен автобус билгеләде, һәр кешенең өй төбеннән автобус алып китә иде.

Җәй көне бакчага баручылар бар, җәен эш сәгатен бер сәгатькә кыскарта, «акчаларыгыз җитми торгандыр» дип, премия бирә – җаен таба иде. Хәтерләсәгез, 1990 елларда кеше яртышар ел, берәр ел хезмәт хакы алмады. Мөдәррис абый ай саен хезмәт хакы түләде. Ничек җаен тапкандыр?..

Энциклопедик белемгә ия кеше иде. Бер генә белмәгән әйбере юк иде. Уенда да, телендә дә гел китап булды. Аллага шөкер, аның эшен дәвам итүчеләр бар – хатыны Даимә апа, кызы Айсылу, – диде ул.

КФУның татар тел белеме кафедрасы доценты, дәреслекләр авторы Рамилә Сәгъдиева:

– Соңгы бер очрашуда мәҗлестә ул: «Мәгариф – Вакыт» нәшрияты хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен иде», – диде. Хыял дигәндә, авторга, хыялланып, әйтәсе килгән фикерне, идеяне тулаем укучыга җиткерергә ирек бирде. Алар иң яхшы рәссам, верстальщик, корректор табып, укучы һәм укытучыларның мәхәббәтен яулый алырлык дәреслекләр эшләп чыгарырга мөмкинлек бирде. Үзе дә сизмәстән, ул әлеге эшне Даимә Харисовнага сеңдергән, бу эшнең юлын кызы Айсылуга аңлаткан. Бу эшне алар Мөдәррис Харисовичның исеменә тап төшермичә, озак еллар бергә алып бара, – диде ул.

«Мәгариф – Вакыт» нәшрияты мөхәррире Кадрия Фәйзрахманова:

– Мөдәррис Харисовичның феноменаль хәтеренә шаккаттым. Аның 20 ел «Мәгариф – Вакыт» нәшриятының бердәнбер җитәкчесе булуы, үзенә тыныч һәм ышанычлы тылы барлыгын күрсәтә. Ул сәләтен эшкә юнәлдергән иде. Чөнки аның артында аңа бөтен шартларны тудыра алучы Даимә Харисовна булды. Бу – аның гаиләсенең чиксез мәхәббәте. Татар теленә мәхәббәте гаиләнең һәр әгъзасына сеңгән. Аларның оныклары да татар телендә сөйләшә! Дәреслекләрне әле дә эшләүне дәвам итәбез, алар шулкадәр затлы, – диде ул.

«Тарихыбызга - йөзләрчә елларга барып ирешерлек китаплар чыгарды»

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин фикеренчә, Мөдәррис Вәлиевның иҗаты шактый киң:

– Аның китапка мөнәсәбәтле эшчәнлеген өстәлгә тезеп куйсаң да сыймас иде, аның кулы тигән, йөрәк җылысы аша үткән китаплар бихисап. Мөдәррис теләсәң дә онытыла алмый, чөнки халкыбызга, тарихыбызга йөзләрчә елларга барып ирешерлек китаплар чыгарган, шуның башында торган кеше. Аның җирдә, безнең арада, киләчәк буыннарга калдырган мирасы искиткеч зур.

Ул фәннәр кандидаты иде. Диссертация яклаган вакытта анализ ясап, үзенә бәя бирергә туры килгән иде. Аның галимлеге гомер буе эшчәнлегендә раслана барырга тиеш. Мин аның белән «Мәгариф» нәшриятында мәктәпләр өчен дәреслекләр чыгарган вакытта, аның галимлеген тоеп яшәдем. Мәсәлән, безгә Гаяз Исхакыйны дәреслекләргә кайтарырга – беренче булып әдәбият дәреслекләренә кертергә туры килде. Шул вакытта аптырап калдым: программа буенча Гаяз Исхакыйга 6 сәгать вакыт каралган, ә шулкадәр диңгез кебек иҗатны 6 сәгать эчендә генә карап, укучыларга тәкъдим итәргә мөмкинме? Без Мөдәррис белән сөйләштек тә, ул миңа: «Фоат абый, аптырап тормыйк. Без аның иҗатын мөмкин кадәр күбрәк кертик. Укытучылар кайсы өлешен кызыклы дип таба, сәгатьне ирекле рәвештә бүлер, укучылар кулында Гаяз Исхакый турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат булсын», – диде. 7нче, 10-11нче сыйныфларда Гаяз Исхакый иҗаты яңадан әйләнеп кайтканнан соң, Мөдәррис Вәлиев белән бергәләп эшләп җибәрдек.

Редакторлар киңәшмәләр уздырган вакытта, ул белеп киңәшләрен бирә һәм аларны бервакытта да онытмый иде. Текстны аңа тапшыргач, киңәшләрен язып, тамгалап чыга иде, – диде галим.

Татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов:

– Без хәтеребезне яңартабыз. Милләтнең хәтеренә ныклап сеңеп калган, киләчәк буынга үзеннән бик күп өлеш керткән Мөдәррис туганыбызны искә алабыз. Минем күз алдымда Мөдәррис туган һәрвакыт елмаеп, Әмирхан Еникилар кебек астыртын гына карап, белемеңне тикшереп, җайлап, көлемсерәп кенә сорау биреп, шул сорауга бу дөрес җавап бирер микән, дигән кебек, күз алдымда саклана. Әтиегез татар милләтенең олуг исеменә лаек, – диде ул.

Мөдәррис Вәлиев исемен мәңгеләштерү: Рәфис Корбан – премия булдырырга, Рәсимә Шәмсетдинова Алпар мәктәбен аның исеме белән атарга тәкъдим итте

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан Мөдәррис Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү буенча эшләргә кирәклеген әйтте:

«Татар-информ» архивы

– Мөдәррис – мине колактан тартып, кулдан җитәкләп, әдәбият дөньясына алып килгән кеше. Ул мине «Татарстан яшьләре»нә язарга эшкә чакырды. Зур рәхмәт аңа. Мөдәррис бик кешелекле, изге күңелле, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә иде. Мәкаләләрен язганда да мөмкин кадәр яхшы итеп, теге яки бу кешегә ничек ярдәм итәргә була – шул турыда уйлап яза иде. Без аның белән «Татарстан яшьләре» редакциясендә бер бүлмәдә мәкаләләр яздык. Миңа ул мәктәп, вузлар тормышыннан темалар тәкъдим итә иде. Гариза язып, эшкә урнашып калдым. Гел шул коридор, шул кешеләр искә төшә.

Язучыларга премияләр бирелә. Аны эте дә, бете дә ала. Мөдәррис Вәлиев исемендәге премия булдырсак, ул лаеклы премия булыр иде. Иң әйбәт китапларга, иң зәвыклы полиграфия эшчәнлегенә, китап авторлары, рәссам-бизәүчеләренә һ.б. шушы премия бирелә алыр иде. Шушы мәсьәләне күтәреп, мәңгеләштерү мәсьәләсен хәл итәргә тиешбез. Бу – сүз генә түгел, эш тә булыр иде, – диде ул.

Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, Мөдәррис Вәлиев укыган Әлки районы Алпар гомуми урта белем бирү мәктәбенә аның исемен бирергә кирәк, дип саный.

– Төркемдәш турында «иде» дип сөйләве бик авыр. Мөдәррис күңелдә төркемдәге иң талантлы, кешелекле, нечкә күңелле һәм оялчан кеше булып истә калган. Ул безнең гаиләгә тирән ихтирам белән карый иде. Уйламаган яктан синең хәлеңне җиңеләйтә белә, тормышның тирән фәлсәфәсен бик нык үзләштергән, олы җанлы, мәртәбәле кеше иде. Аның белән еш сөйләшә идек. Ул тормышта үзенең урынын белә иде, ләкин, нишләтәсең, язмыш аны арабыздан иртәрәк алып китте.

Мөдәррис Вәлиев исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен беребез дә үтәгәнебез юк, безгә эшләргә кирәк. Авылындагы мәктәпкә Мөдәррис Вәлиев исемен бирү мәсьәләсен Мәгариф министрлыгы каршында куячакмын. Бу мәктәп аның исемен йөртергә тиеш. Педпрактиканы да шушы туган мәктәбенә кайтып үткән иде бит, – диде ул.

Мөдәррис Вәлиев

Фото: © Владимир Васильев/архив

  • Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы – Салих Маннапов) – 1953 елның 30 маенда Әлки районы Яңа Камка авылында туган. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил, Җ.Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ТАССР Совет язучылары берлеге (хәзерге Татарстан Язучылар берлеге) әгъзасы.
  • 28 яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис 2 айлык сабый чагыннан шул ук районның Татар Мулласы авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда – башлангыч, аннары күрше Алпар авылы мәктәбендә урта белем ала.
  • 1971-1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый.
  • Вәлиевнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче җитди язмалары республика матбугатында 70нче еллар ахырыннан басыла башлый. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы басылып чыга. Тагын 4 елдан икенче китабы («Тамыр тирәнлеген яфрак тоя», 1988), аннары рус телендә сайланма тәнкыйть мәкаләләре тупланган өченче җыентыгы («Возвращение Звезды», 1992) һәм, ниһаять, 2003 елда «Гамәл дәфтәре» исеме белән күләмле китабы дөнья күрә.
  • Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә (2003) лаек була. 2020 елның 27 августында Казанда вафат булды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100