Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мода" җыры белән танылган Марсилия: Мин тискәре фикерләргә шатланам

Соңгы арада “Мода” исемле җырга төшерелгән клипны бик еш күрсәтәләр. Төп рольдә Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче җырчы Марсилия.

news_top_970_100
"Мода" җыры белән танылган Марсилия: Мин тискәре фикерләргә шатланам

- Марсилия чын исемегезме, әллә сәхнә псевдонимымы?

- Мин Елена Буханова. Сәхнәгә чыкканда әтием истәлегенә багышлап “Марсилия” дигән псевдоним алдым. Әтиемнең исеме Марсил иде. Әнием - рус, әтием татар милләтеннән. Әнием Любовь Александровна. Пермь өлкәсенең Александровск шәһәрендә туганмын.

- Иҗат белән күптән шөгыльләнәсезме?

- Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын, ТИСБИның Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджмент факультетын тәмамладым. Энергетиклар сараена вокал артисты булып килүемә 18 ел була. Шуннан бирле сәхнәдә мин.

- Сез “Мода” җыры аша танылу алдыгыз. Бу җырның клибы чыккач, интернет челтәрендә аның яман якларын, кимчелекләрен табучылар күп булды. Бу хакта сез нинди фикердә?

- “Мода” җырының сүзләрен Татарстанның атказанган артисты Гөлия Фәйзрахманова, ә көен Лилия Тарханова язды. Клипның режиссеры – ТР атказанган театр артисты Алсу Хәбетдинова. Клип чыккач, төрле бәхәсләр, фикерләр күп булды. Чын күңелдән ошатучылар да, тискәре фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Әле дә социаль челтәремә клип хакында төрле сүзләр язалар. Барлык кешегә дә ошап бетеп булмый. Миңа калса, ул шулай булырга тиеш тә. Мин үзем оптимист кеше, мондый сүзләр ишетүгә дә сөенәм. “Мода” җырына төшерелгән клип хатын-кызларга караганда күбрәк ир-атлар арасында шау-шу кузгатты. Ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кыз заманга ияреп алга атлый. Безнең өчен эчке һәм тышкы матурлык бик мөһим. Моданы һәркем үзенчә аңлый, үзенчә яза. Аннан артта калып та, узып та китеп булмый. Күрәсең, ир-егетләребез куып тотып узып китмәкче. Мода, мода, мода, булмый модасыз яшәп.

- Ни өчен татар эстрадасында әле генә чыгыш ясый башладыгыз?

- Соңгы ике елда гына Татарстанда эшли башладым. Күбрәк республикадан читтә концертлар куеп йөрдек. Красноярск, Томск, Кыргызыстан, Владивосток, Камчатка, Сахалинга өч айга гастрольләргә чыгып китә идек. Иҗат итә башлаган елларда татар эстрадасына кереп китү авыр булды.

- Татар эстрадасы артистлары белән аралашасызмы?

- Социаль челтәрләр аша гына. Якыннан аралашып йөргән дусларым юк. Татар эстрадасында Элвин Грей һәм Римма Никитинаның иҗатын яратып, күзәтеп барам.

- Шәхси тормышыгыз белән дә таныштырып үтсәгез иде.

- Ирем Валентин, көрәшен татары. Кызганыч, ул хәзер арабызда юк. Гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Ике ул тәрбияләп үстердек. Икесе дә тормышта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100