Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнүченең гаиләсенә нәрсә кирәклеген ачыклаган «социаль паспорт» булдырыла

Владимир Путин, мобилизацияләнүченең гаиләсе нәрсәгә мохтаҗ икәне язылган социаль паспортларны бөтен Россиядә кертергә кирәк, ди.

news_top_970_100
Мобилизацияләнүченең гаиләсенә нәрсә кирәклеген ачыклаган «социаль паспорт» булдырыла
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләргә социаль ярдәм өлкәсендә яңа федераль проект – мобилизацияләнүчеләрнең социаль паспортын булдырырга тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы әлеге идеяне Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков белән видеоэлемтә вакытында әйтте. Төбәк башлыгы субъектта хәрбиләрнең гаиләләренә һәм махсус операциягә ярдәм итү чаралары турында әйтте, президент исә үз чиратында бу идеяне хуплады.

Мобилизацияләнүченең социаль паспорты нәрсә ул? Бу хакта «Аргументы и факты» басмасы яза.

Ачык чыганаклардан билгеле булганча, мондый документны булдыру инициативасын Вологда, Курган һәм Самара өлкәләре белдергән.

Вологда өлкәсенең махсус хәрби операция шартларында хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Александр Ершов сүзләренчә, социаль паспорт автомат рәвештә теркәлми – моның өчен хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының ризалыгы кирәк. Документның төп максаты – мобилизацияләнгән хәрбинең гаиләсенең социаль ихтыяҗлары турында мәгълүматны актуаль килеш саклау һәм килеп чыккан сорауларны тиз арада хәл итү. Социаль паспорт ярдәмендә, гаиләнең ихтыяҗларына бәйле рәвештә, дәүләт органнары һәм оешмалар белән элемтә формасы билгеләнә, гаиләләрне кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итү барышы контрольдә тотыла, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты буенча кире элемтә дә күзәтелеп торачак.

Паспортның үзендә мобилизацияләнгән хәрби һәм аның гаиләсе турында мәгълүмат, аларга нинди ярдәм чаралары тиешлеге күрсәтелгән була, шулай ук мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары планы да языла.

Мохтаҗ паспорт ияләренә ярдәмнең барлык төрләре вакытында күрсәтелергә тиеш: психологик, хокукый, медицина ярдәме, эшкә урнашуда булышу, балаларны түгәрәкләргә һәм лагерьларга йөртүне оештыру, белем алуда ярдәм итү, балигъ булмаганнарны һәм өлкәннәрне карауда ярдәм итү һ.б.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб аңлатканча, социаль паспорт булу хәрби хезмәткәр гаиләсенә социаль ведомстводан куратор билгеләүне күздә тота, бу куратор барлык ихтыяҗлар турында кайгыртырга тиеш.

Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, социаль паспорт электрон вариантта гына булырга тиеш, ди. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100