Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләсенә нинди салым ташламалары каралган?

news_top_970_100
Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләсенә нинди салым ташламалары каралган?
"Татар-информ" архивы

Татарстанда мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләсенә каралган салым ташламалары турында «Челнинские известия» салым хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Салым хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә бирелә торган ташламалар турында искәрткән. Аларга мобилизацияләнүчеләр, үз теләге белән китүчеләр һәм контракт буенча катнашучылар керә.

Ел башыннан мобилизацияләнүчеләр, контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм аларның гаилә әгъзаларының түләүсез алган акчалата һәм милек керемнәренә НДФЛ һәм иминият кертемнәре исәпләнми. Ягъни, аларга балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бирелгән түләүләргә, мобилизацияләнүчеләргә кием-салым алу өчен бирелгән акчаларга, дару алу, хәрбиләргә экипировка тапшыру өчен бирелгән матди ярдәмгә һәм башкаларга салым түләргә кирәкми. Түләү чыганагы – эш бирүчеме яки муниципалитетмы – мөһим түгел.

Мобилизацияләнүчеләргә, контракт буенча хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез бирелгән милеккә салым салынмый.

Тагын бер ярдәм чарасы – мобилизация буенча чакырылган шәхси эшмәкәрләрнең (ИП) патентлары автомат рәвештә озынайтыла. Бу чара быел 21 сентябрьдән соң барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла. Шулай итеп, мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә патент озайту өчен гариза язарга кирәкми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100