Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгәннәрнең социаль паспорты нинди рәвештә булачак?

news_top_970_100
Мобилизацияләнгәннәрнең социаль паспорты нинди рәвештә булачак?
"Татар-информ" архивы

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең социаль паспорты электрон рәвештә һәм бердәм формада булырга тиеш. Бу хакта Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комиссия җитәкчесе, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитинга сылтама белән РИА Новости яза.

Россия Президенты Владимир Путин социаль паспортлар булдыру идеясен бөтен ил буенча таратырга тәкъдим итте. Бу паспортларда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең ихтыяҗлары исәпкә алынырга тиеш. Бу хакта ул Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков белән видеоэлемтә вакытында әйткән иде. Андрей Никитин әйткәнчә, Новгород өлкәсендә мондый паспортлар мобилизацияләнгән һәм махсус операциягә үзләре теләп киткән кешеләрнең гаиләләре буенча булдырылган инде. Чөнки билгеле бер тормыш хәленә таянып һәм туганнарының (ире, хатыны, балалары һәм әти-әниләре) ихтыяҗларыннан чыгып, ярдәм адреслы рәвештә күрсәтелергә тиеш.

Никитин фикеренчә, гражданнарга уңайлы булсын өчен, бу паспорт электрон рәвештә булырга тиеш, һәм Новгород өлкәсендә бу эш алып барыла инде.

«Төбәкләрнең социаль яклау органнары, военкоматлар һәм ЗАГС комитетлары арасында махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында мәгълүмат алмашу өчен электрон элемтәне күздә тотарга кирәк. Биометрик мәгълүматларны, туу урынын һәм вакытын, гаилә составын (әти-әни, балалар, шул исәптән элекке никахта туган балалар) күрсәтеп, паспортның эчтәлеген бер төрле итәргә. Бу – төбәкләрнең эшен сыйфатлырак итәргә ярдәм итәчәк. Социаль паспортның бердәм формасы, әлбәттә, идеаль вариант була алыр иде», – дип сөйләде Андрей Никитин.

Ул, инде март аенда ук, Дәүләт думасының Социаль сәясәт буенча комиссиясе бу мәсьәләне караячак, диде.

Никитин әйткәнчә, халыкка уңайлы булсын өчен, төбәктә ашыгыч социаль ярдәм үзәге булдырылган. Анда консультация, юридик яки психологик ярдәм сорап, социаль ярдәм теркәү өчен мөрәҗәгать итәргә була. Новгород өлкәсе губернаторы указы буенча, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ярдәмнең 27 төре тәкъдим ителә. Һәр гаилә белән шәхси тәртиптә куратор эшли – әлеге социаль хезмәткәр гаилә паспортны теркәп һәм социаль ярдәм алырга ярдәм итеп кенә калмый, ә бу ярдәмнең гаиләгә тулысынча һәм үз вакытында күрсәтелүен дә контрольдә тота.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100