Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгәннәрнең хәрби операциядән кайчан кайтачаклары билгеле

news_top_970_100
Мобилизацияләнгәннәрнең хәрби операциядән кайчан кайтачаклары билгеле
"Татар-информ" архивы

Мобилизациягә эләккән россиялеләр Украина территориясендә махсус хәрби операция төгәлләнгәч кире кайтачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполовка сылтама белән «Лента.ру» яза. Ул килешү буенча хезмәт итүчеләр бәрабәренә хәрбиләрнең ротациясе турында да сөйләгән.

«Алар махсус хәрби операция төгәлләнгәч кайтачак. Бернинди дә ротация каралмаган. Аларга хезмәт иткән һәр 6 ай өчен ял каралган, хәзер алар отпускыга кайта», – дигән депутат.

Парламентарий әйткәнчә, отпуск көннәренә юлда узган вакыт керми. Шулай ук Картаполов Оборона министрлыгының килешү буенча хезмәт итүчеләрне актив җыюның максатын да әйтте.

«Бу – өзлексез процесс. Анда яңа частьләр оештырыла, тулыландырыла. Кемдер яралана һәм күпмедер вакытка стройдан чыгарыла, ә подразделение хәрби хәрәкәтләргә сәләтле булып калырга тиеш», – диде Андрей Картаполов

15 сентябрьдә Россия президенты Владимир Путин 2023 елда Россия Кораллы Көчләре тарафыннан 300 килешү төзелгәнен әйтте. Килешү имзалаган кешеләрнең барысы да патриотик карашлар нигезендә эш итә, диде дәүләт башлыгы.

8 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутаты, генерал-майор Андрей Гурулев, хәрби конфликт зонасына китерелүчеләргә яңа мобилизация хисабына ротация булмаячак, дип хәбәр иткән иде. Аның сүзләрен шәрехләп, Андрей Картаполов, ротация өчен килешү буенча хезмәт итүчеләрне җәлеп итәчәкләр, диде.

Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашу өчен өлешчә мобилизация Россиядә 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән иде. Ул вакытта 300 мең кеше җыю планлаштырылды. 28 октябрьдә Оборона министры Сергей Шойгу мобилизациянең төгәлләнүе турында хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100