Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгәннәр өчен «Госуслуги» сайтында ташламалар буенча элемтә эшли башлады

news_top_970_100
Мобилизацияләнгәннәр өчен «Госуслуги» сайтында ташламалар буенча элемтә эшли башлады
Салават Камалетдинов фотосы

Мобилизацияләнгәннәр өчен «Госуслуги» сайтында льготалар буенча кире элемтә эшли башлады. Ярдәм чараларын бирүдә тоткарлыклар турында «Госуслуги» сайтында хәбәр итәргә була. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына сылтама белән «Объясняем.РФ» сайтында хәбәр ителә.

Әгәр хәрби хезмәткәрләр яки аларның туганнары тиешле ярдәм чараларын вакытында алмый икән, бу хакта «Госуслуги» аша хәбәр итәргә кирәк. Монда федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түләүләр, льготалар турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Мобилизацияләнгәннәр, үзе теләп махсус операциягә китүчеләр, килешү буенча хәрби хезмәттәгеләр, демобилизацияләнгәннәр, хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итә ала.

Мөрәҗәгатьне җибәрү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  • Үзеңнең хисап язмасы (учетная запись) белән «Госуслуги» сайтына керергә;
  • Андагы мәгълүматны тикшерергә;
  • Хәрби хезмәткәрне кайсы төбәктә мобилизацияләүләрен күрсәтергә;
  • Хәбәрдә үзеңне борчыган проблеманы язарга;
  • Мөрәҗәгатьне җибәрергә.

Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәрне профильле министрлыкка юллый, анда аны 7 көн эчендә карарга тиешләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100