Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгәннәр белән телекүпер аша аралашу: «Якын кешемне күрдем, ул шундый ук...»

20 мобилизацияләнгән татарстанлы видеоэлемтә аша туганнары белән элемтәгә керде. Моның өчен ТР хәрби комиссариатында махсус хәрби операция зонасыннан телекүпер оештырдылар. Хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм балалары белән очрашуыннан иң дулкынландыргыч мизгелләр – «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Мобилизацияләнгәннәр белән телекүпер аша аралашу: «Якын кешемне күрдем, ул шундый ук...»
Хәрби хезмәткәрләрнең туганнары видеоэлемтә аша күрешергә һәм йөзләрчә чакрым ераклыктан булса да якыннарының тавышын ишетергә дип бөтен республикадан килде
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Яклаучы кулындагы көчле корал – ул ярдәм»

«Без, ирләребезне һәм улларыбызны күрү мөмкинлеген тудырганнары өчен, Россия Саклану министрлыгына һәм Татарстан хәрби комиссариатына чиксез рәхмәтлебез. Барысы да яхшы оештырылган иде. Казаннан еракта яшәүчеләргә автобуслар бирелде. Монда безне бик җылы каршы алдылар. Һәм, әлбәттә, мондый очрашулар безне, туганнарыбызны тынычландыра һәм хәрбиләребезгә ярдәм итә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты абыйсы белән видеоэлемтә аша аралашкан Ләйсән. Ул Биектау районыннан Казанга махсус килгән.

Махсус хәрби операция зонасында булган һәм Татарстаннан мобилизацияләнгән 20 хәрби туганнарын күреп, алар белән аралашу бәхетенә иреште һәм исән-сау килеш җиңү яулап кайтачакларын вәгъдә итте. Махсус алар өчен РФ Саклану министрлыгы республика хәрби комиссариатында телекүпер оештырды. Хәрби хезмәткәрләрнең туганнары видеоэлемтә аша күрешергә һәм йөзләрчә чакрым ераклыктан булса да якыннарының тавышын ишетергә дип, бөтен республикадан килде. Һәр гаиләгә аралашу өчен берничә минут кына вакыт бирелде. Көтелгән һәм бик тә кирәкле минутлар...

Гаиләләргә, ниһаять, күрешү, якыннарының тавышын ишетү мөмкинлеген бирер алдыннан, отряд командиры урынбасары һәр хәрби хезмәткәрнең батырлык күрсәтергә өлгерүе, барысының да үз бурычын намус белән һәм лаеклы үтәве турында сөйләде.

«Мондагы һәр кеше безнең барыгызны да якларга тиешлегебезне аңлый. Әгәр дә без якламасак, сугыш ахыр чиктә сезгә киләчәк. Без моны барлык көч һәм чаралар белән булдырмаска тырышабыз», – диде ул.

Сергей Погодин: «Көчле һәм кыю булыгыз. Без сезнең белән! Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз».

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Ярдәм – ул яклаучы кулындагы көчле корал. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан, барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм уңышлар телим. Көчле һәм кыю булыгыз. Без сезнең белән! Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз», – диде Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә.

Беренче булып, видеоэлемтә аша ире белән Тәтеш районында яшәүче хатын аралашты. Яшь әни Казанга кечкенә улы белән килгән, аңа әле яшь ярым гына. Хәрби ир кечкенә улын әле беренче адымнарын ясый башлаганда гына күргән булган. Хәзер инде бала йөгереп йөри. Әтисен зур экранда күреп алгач, бала башта ояла, аннан аңа елмая һәм, куллары белән экранга тартылып: «Әти!» – ди.

Яшь әни Казанга кечкенә улы белән килгән, аңа әле яшь ярым гына.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Кара, ничек үсте. Уенчыкларның барысын да диван артына ташлый, ләкин әлегә аны кузгатырга кеше генә юк... Яз җиткәч, балалар бакчасына барырга җыенабыз... Без сине бик яратабыз һәм көтәбез», – дип пышылдады ана күз яшьләрен тыярга һәм гүя шушы айлар эчендә гаиләләрендә булган яңалыкларны сөйләргә теләгән сыман...

«Мин еладым, ә ирем качып йөрмәячәген әйтте!»

Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым телекүпергә 4 һәм 8 яшьлек ике кызы белән килгән. Очрашуга гаилә берничә атна дәвамында әзерләнгән, кызлар әтиләренә дип шигырь өйрәнгән. Аны ишеткәч, хәрби ир күз яшьләрен тыя алмады.

«Илдә өлешчә мобилизация турында игълан ителгәч, без аның безнең гаиләгә дә кагылачагын шунда ук аңладык. Ирем армиядә хезмәт иткән. Ул атучы. Билгеле, без моңа әзер түгел идек. Иремә повестка бирелгәч, дөресен әйтим, мин еладым. Ләкин ул шунда ук мин качып йөрмим, шулай булырга тиеш, диде. Әгәр без анда бармасак, алар безгә киләчәкләр», – дип сөйләде хәрбинең хатыны.

Һәр гаиләгә аралашу өчен берничә минут кына вакыт бирелде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Ире белән видеоэлемтә аша очрашу тәэсирләре белән уртаклашканда, хатын елап җибәрде. Ул тормыш иптәшенең беренче эшелон белән октябрьдә үк хәрби операция зонасына китүен сөйләде. Шул вакыттан бирле аның белән элемтә өзелгән диярлек, шалтыратулар сирәк һәм кыска. Беренче вакытларда гаилә башлыгыннан башка, әлбәттә, бик авыр булды, ди хатын. Туганнар, социаль хезмәткәрләр, волонтерлар һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр әлеге барлык авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә!

«Без ышанабыз һәм яхшылыкка өметләнәбез. Һәм, әлбәттә, шундый ирем һәм әтиебез булу белән горурланабыз. Без аны бик яратабыз», – дип өстәде ул.

«Мин үземнең якын кешемне күрдем, ул – минем Героем»

Казаннан мобилизацияләнгән ирне күрү өчен, Хәрби комиссариатка аның хатыны һәм 6 яшьлек кызы килгән. Гаиләнең тагын бер кечкенә уллары бар, аңа әле яшь ярым гына, бүген сабыйны өйдә калдырырга булганнар.

Мондый очрашулар туганнарын тынычландыра һәм хәрбиләргә ярдәм итә.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Гаилә телекүпердә аралашу өчен үз чиратын ярты сәгать чамасы көтә. Хатын очрашу алдыннан бик нык борчылуын, кирәкле сүзләрне сайларга тырышуын белдерә. Ирен экранда күрүгә исә, бөтен дулкынланулары шунда ук юкка чыга.

«Иң авыр вакытлар башта булды, ул вакытта мин балалар белән берүзем калуымны аңлый алмадым. Кичен ашарга утырасың һәм иремнең дә монда утырганын исеңә төшерәсең...» – дип сөйли мобилизацияләнгән ирнең хатыны.

Хатын иренең махсус операция зонасына инде повестка тапшырылганчы ук җыена башлаганын искә төшерә. Ир-ат мотоукчылар бригадасында хезмәт иткән һәм аның анда кирәк булуын белгән. Беренче вакытларда ир гаиләсе белән элемтәгә еш чыккалый. Ләкин, вакыт узу белән, шалтыратулар һәм хәбәрләр сирәгрәк килә башлый. 2 атнадан артык элемтәгә чыкмаган вакытлары да булган.

«Ниһаять, мин видеоэлемтә аша гына булса да иремне күрүгә ирештем. Якын кешемне күрдем. Аны никадәр нык яратуымны кабат аңладым. Аннан яхшырак минем беркемем дә юк. Шундый ук матур, дөрес, бераз ябыккан. Бераз моңсу… Ул – безнең өчен иң яхшы ир һәм әти. Ул – безнең Герой», – дип, үз хис-кичерешләре белән уртаклашты мобилизацияләнгән ирнең хатыны.

Хәрби комиссариатта мобилизацияләнгәннәр белән телекүпер беренче тапкыр гына оештырылмый. Хәрби хезмәткәрләр туганнары белән яңа ел алдыннан да күрешә алды. Бу юлы телекүпергә мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләрен тагын да күбрәк җыйганнар.

Соңыннан мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ләкин иң мөһиме – хәрбиләр, ниһаять, үз туганнарын күрә алды. Алар никадәр нык сагынуларын һәм барысы да яхшы булачагын әйтә алды. Һәм, әлбәттә, тын калып, якыннарының җылысын тойды...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100