Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән солдатка улы туачагын хәбәр итәләр – елата торган видео

news_top_970_100
Мобилизацияләнгән солдатка улы туачагын хәбәр итәләр – елата торган видео
Видеодан скриншот

Мобилизациягә эләгеп, хәзер яу кырында булган солдатка улы туачагын хәбәр иткәннәр. Әти буласын белгән солдатның хис-кичерешләрен тыныч кына карап булмый. Әлеге видеоны социаль челтәрләрдәге «Татарстан. Башкортстан» төркеменә куйганнар.

Егеткә телефоннан тормыш иптәшенең УЗИ үткән видеосын күрсәтәләр. Ул видеоны шатлык күз яшьләре аша карый.

Хәрби шартларда кечкенә генә гендер-пати да уздырып алалар. «Кызмы, малаймы?» дип язылган махсус баллоннан зәңгәр төтен сиптереп, солдат туачак бәбинең малай булачагын да белә. 

«Ничек сезгә мондый яңалык?» – дип сорыйлар аннан. 

«Мин бик бәхетле», – ди, күз яшьләрен сөртеп, булачак әти. 

Әлеге видео  бер генә кешене дә битараф калдырмаган. 

«Солдат, без синең белән бергә елыйбыз. Исән-имин әйләнеп кайт. Синең өчен догада торырбыз»;

«Исән-сау әйләнеп кайт, үз балаларыгызны үзегез карап үстерегез»;

«Булачак әти, синең өчен теләкләр теләп торачакбыз. Тизрәк хатыннарыгыз, балаларыгыз янына әйләнеп кайтыгыз. Кайчан бетәр бу хәлләр»;

«Туачак балаң хакына көрәшергә һәм исән кайтырга кирәк», – дип комментарийлар калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100