Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән Радик Рахматуллин «Аккошлар» җырын башкара: «Еламыйча тыңлап булмый»

news_top_970_100
Мобилизацияләнгән Радик Рахматуллин «Аккошлар» җырын башкара: «Еламыйча тыңлап булмый»
Радик Рахматуллинның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге аккаунтыннан алынды

Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән җырчы Радик Рахматуллинның өлешчә мобилизациядә җырлаган видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Ул солдатлар өчен үзенең «Аккошлар» дигән җырын башкара. 

Видеодан аңлашылганча, Радик Рахматуллин – хәзерге вакытта Саратов шәһәрендәге җыелу пунктында. 

Видео астында йөзләгән комментарий калдырганнар.

«Башкортстан, туган ягым, күпме талантлы жырчы егетләр үстергән. Искиткеч моңлы тавыш, еламыйча тыңлап булмый. Егетләр, барыгыз да исән-имин, үз аякларыгызда туган йортларыгызга әйләнеп кайтыгыз. Аллаһ Тәгаләкәем барыгызны да саклап йөртсен. Тагын да матуррак җырлар жырлап яшәргә язсын. Амин».

«Еламыйча тыңлап та булмый, Ходаем, исән-сау гаиләләренә кайтсыннар иде».

«Нинди талантлы егетләребез, Сөбханалла!»

«Радик улым кебек талантлар безнең татарыбызда бик күп. Исән-сау булып, тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп калабыз».

«Артурның «Киек каз юллары» жырын әле дә күңелем белән җырлап йөрим. Бу егет тә бик матур җырлый. Күңелгә үтеп керде, тыңлыйсы гына килеп тора. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр. Бик күп еллар матур җырларыгыз белән сөендереп торыгыз!»

«Әй Аллам, бу баланың урыны сәхнәдә булырга тиеш тә бит! Илгә хезмәт итәргә дә кирәк шул», – дип язганнар.

Җырның текстын да сезгә тәкъдим итәбез:

Кайларга, кай якка
Китәсез, аккошлар?
Елгалардай эзләр салып

Ага бу язмышлар.
Кайларга, кай якка
Китәсез, аккошлар?
Елгалардай эзләр салып
Ага бу язмышлар.

Кай якларга юл тотасыз аккошларым?
Сезне озатып, көтеп ала гомер агышларым.
Шул юллардан атлый-атлый еллар чаба,
Агым суны туктатырга юк шул чара.

Кайларга, кай якка
Китәсез, аккошлар?
Елгалардай эзләр салып
Ага бу язмышлар.
Кайларга, кай якка
Китәсез, аккошлар?
Елгалардай эзләр салып
Ага бу язмышлар.

Агымсудай ага бу тормыш еллары,
Сизелмичә үтә икән бу гомер юллары.
Кеше кебек, кошларда да уза еллар,
Сиздермичә очып китте тагын еллар.

Җырның авторлары: Зирәк Миңнуллин, Илдус Дәүләнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100