Мобилизациягә эләккән хезмәткәргә эш бирүче түләргә тиешле акчалар турында «Объясняем.рф» порталында аңлаттылар.
Әлеге вакытка хезмәткәргә тиешле барлык түләүләр, шул исәптән хезмәт хакы, хезмәт килешүендә, коллектив килешүендә, социаль партнерлык яклары килешүендә каралган башка түләүләр биреп бетерелергә тиеш.
Мәсәлән, командировка акчалары, бәйрәм көннәре һәм юбилей даталары уңаеннан бер тапкыр түләнә торган бүләкләү һәм башка түләүләр, туклану өчен түләү, матди ярдәм, еллык отпускка чыкканда бирелә торган өстәмә акчалата суммалар, уку вакытына отпуск өчен түләү һәм башкалар.