news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән ирнең түләүләрен хатынының адашы алган

news_top

Башкортстанда яшәүче Алла исемле хатын-кыз мобилизацияләнгән иренең акчалата түләү алмавына зарланган. Бу хакта ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның аккаунтына язган. Бу турыда ufacitynews.ru сайты хәбәр итә. 

«Минем ирем мобилизацияләнде. Мобилизацияләнүчеләрнең акчалата түләве белән проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез. Инде өченче ай үтте, ә без әле бер тапкыр да акча алмадык, акчаны шундый ук исем-фамилияле, отчестволы башка кешегә күчергәннәр, бары тик паспорт мәгълүматлары гына башка төрле. Нинди бардак соң бу?» – дип язган Алла.

Ул үзенә нәрсә эшләргә, өч баланы ничек ашатырга, дип тә кызыксынган. «Мин декретта, туендыручыбызны өйдән алып киттеләр», – дип борчыла ханым.

Комментарийларда Башкортстан башлыгы администрациясенең социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итүләр буенча төркеме хезмәткәре Алладан иренең мәгълүматларын ачыклавын сораган.

Бер айга минималь түләү 195 меңне тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар