Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән ирне «дезертир» дип атаганнар, һәм хатынына түләүләр килми башлаган

news_top_970_100

Башкортстанның Белорет районы Абзак авылында мобилизацияләнгән ир-атның хатыны полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул ирен «дезертир» дип санауларын һәм акчалата түләүдән мәхрүм итүләрен сөйләгән. Бу хакта newsbash.ru сайты яза. 

Ир-атны 2022 елның октябрендә мобилизацияләгәннәр, ә соңыннан ДНРга җибәргәннәр. Ул декабрь һәм гыйнвар өчен түләүләр алмаган, һәм хатыны Белореттагы хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткән. Ә анда аңа иренең «дезертир» булып саналуын әйткәннәр, шуңа күрә ярдәм итә алмаганнар. 

Иренең хәрби бурычын үтәве турында дәлилләре дә бар: аның фотосы һәм Россия Оборона министрлыгыннан белешмә. Гаделлеккә ирешергә теләп, ул Белорет районы прокуратурасына гариза язган. Ханым аның проблемасын мөмкин кадәр тизрәк ачыкларлар, дип өметләнә: аның кечкенә баласы бар һәм шәһәргә еш килеп йөрергә мөмкинлеге юк.

Бу хәлне Башкортстан башлыгы администрациясенең хәрби хезмәткәрләр белән эш итү мәсьәләсе буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов та шәрехләде.

«Кызганыч, шулай була. Хәрби прокуратурага, Уфа гарнизонының хәрби комендатурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар ачыклаячак. Кагыйдә буларак, военкоматта мондый мәгълүмат булмый, аларга җиткерәләр генә, факт алдында калдыралар», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100