«Кофемашиналар, кибет»: мобилизацияләнгән егет «Казан Экспо»дагы яшәү шартларын күрсәтте
«Интертат»ның бер мобилизацияләнгән укучысы җыелу пунктындагы яшәү шартларын төшереп, видео юллады.
«Менә шулай без казармага керәбез. Бөтен периметр буенча кофемашиналар куелган. Ә монда егетләр телефоннарын заряжать итә. Монысы – безнең караватлар», – дип сөйли ул. Бинада бик күп караватлар тезелеп киткән. Ике кешегә бер тумбочка куелган.
Хәрби солдатларның ашау, юыну урыннарын да күрсәтә.
Аның сүзләренчә, казарма эчендә бөтен кирәк-ярак, азык-төлек сатыла торган кибет тә бар.