Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән солдатларны Украинага җибәргәнче кайда тоталар?

news_top_970_100

Мессенджерларда мобилизациягә эләккән ир-атларның яшәү урынын күрсәткән видео таралды.

Видеоны бер ир-ат төшереп йөри һәм тәртибе белән аңлата бара.

«Менә шундый зур ангар. Без биредә ашыйбыз. Бүген фрикаделькалар ашадык. Безгә ниндидер фирма хезмәт күрсәтә.

Без биредә полк формалашканчы яшәячәкбез. Идәннәр ялтырап тора, флаглар эленгән. Барысы да патриотик рухта. Су да бар. Бөтен нәрсә бар. Чөнки иртәгә безнең ничек урнашканны карарга җитәкчелек киләчәк. Суны күпләп китерәләр», – дип сөйли ул. 

Хәрби кеше корылманың бик зур булуы турында сөйли. «Бу якта менә караватлар тезелешкән. Әнә тегендә ике катлы караватлар китә. Менә телефоннар өчен зарядкалар. Бик кызык… Әнә тагын ике катлы караватлар. Кул юа торган урыннар. Җибәргәнче, без биредә яшәячәкбез»,  – дип сөйләгән ул. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100