Мобилизациягә беренче чиратта кемнәр эләгә?
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә мөрәҗәгатендә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Хәрби хезмәткә Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән гражданнар чакырылачак. «Интертат» хезмәткә чакырылу тәртибен аңлата.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә кичектереп тору хокукы булмаган запаста торучы гражданнар чакырыла.
«Коммерсантъ» газетасы хәбәр итүенчә, запаста торучылар, яшьләренә һәм хәрби дәрәҗәләренә карап, өч разрядка бүленә. Беренче чиратта хезмәткә беренче разрядлы запаста торучылар бара. Өченче разрядлыларга хәрби хезмәт соңгы чиратта гына булырга мөмкин.
Һәр өч разрядка кемнәр керә соң?
Беренче разрядка 35 яшькә кадәрле солдатлар, прапорщиклар һәм мичманнар, 50 яшькә кадәрле кече офицерлар, 65 яшькә кадәрле югары офицерлар керә.
Икенче разрядка 45 яшькә кадәрле солдатлар, прапорщиклар һәм мичманнар, 55 яшькә кадәрле кече офицерлар, 70 яшькә кадәрле югары офицерлар керә.
Өченче разрядка 50 яшькә кадәрле солдатлар, прапорщиклар һәм мичманнар, 60 яшькә кадәрле кече офицерлар.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылмаган запаста торучы гражданнар хәрби көчләрнең гражданлык хезмәткәрләре вазифаларында эшләү өчен дә җибәрелергә мөмкин.
Мобилизация вакытында кемгә кичектерү бирелә?
Хәрби хезмәткә авыр җинаять кылган өчен хөкем карары үтәлеп бетмәгән гражданнар алынмый.
Кичектерү бирелә торган гражданнар:
- Россия хөкүмәте карары нигезендә «бронь» бирелә торган хезмәт ияләре;
- сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз дип танылганнар – алты айга кадәр;
- сәламәтлеге буенча даими тәрбиягә мохтаҗ яисә I төркем инвалидлыгы булган якын туганын (әтисен, әнисен, ирен, хатынын) караучылар;
- башка тәрбияләүчесе булмаган очракта, 16 яшькә кадәрле гаилә әгъзасын тәрбияләүчеләр;
- дүрт һәм аннан күбрәк баласы иждивениедә булганнар (хатын-кызларга бер бала булуы да җитә);
- ялгыз әниләре сигез яшькә кадәрле дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән очракта;
- Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар.
Гражданнарга мобилизациядә нинди бурычлар йөкләнә?
– мобилизация чорында һәм сугыш вакытында хәрби комиссариат чакыруы буенча күрсәтелгән урынга барырга;
– хәрби комиссариатларның чакыру кәгазьләрендә, күрсәтмәләрендә язылган таләпләрне үтәргә;
– сугыш вакытында үз милкеңдә булган биналарны, корылмаларны, транспорт чараларын һәм башка мөлкәтне, ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү максатында, дәүләткә тапшырырга. Дәүләт зыян күргән милекнең хакын кире кайтара.
Гражданнарның җаваплылыгы
20 сентябрьдә Дәүләт Думасы берьюлы 2нче һәм 3нче укылышта бертавыштан Җинаять кодексына «мобилизация», «хәрби хәл» һәм «сугыш вакыты» төшенчәләре кертелгән төзәтмәләрне кабул итте.
Хәрби хезмәткә каршы җинаять өчен җаваплылык көчәйтелде. Мобилизация чорында хәрби частьне үз белдеге белән калдырып киткән өчен (Җинаять кодексының 337 маддәсе) 5 елдан 10 елга кадәр колония карала.
Хәрби хәл чорында, кораллы конфликт яки хәрби хәрәкәтләр барган шартларда җитәкченең боерыгын үтәмәгән өчен, 2 елдан 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала (Җинаять кодексының 332.1 маддәсе 2.1 өлеше).
Хәрби хәл чорында мародерлык өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала, ә зыян аеруча эре күләмдә булган очракта, иректән мәхрүм ителү 15 елга кадәр җитәргә мөмкин.
Дәүләт оборона заказын өзгән өчен дә җинаять җаваплылыгы кертелә.