Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизациядән отсрочка алуның 15 шарты

news_top_970_100
Өлешчә мобилизациядән отсрочка алуның 15 шарты
Салават Камалетдинов фотосы

Кемнәр өлешчә мобилизациядән отсрочка алырга хокуклы? Барлык нигезләмәләр дә 31-ФЗ «Мобилизация әзерлеге һәм мобилизация» законыннан, шулай ук 647 һәм 664 указларыннан алынды.

1нче нигезләмә. Хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз кешеләргә мобилизациягә отсрочка.

Сәламәтлек начар булу сәбәпле, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылу.

Бу очракта мөһим критерий – хәрби хезмәткә яраксызлыкның вакытлыча булуы.

Яраксызлык срогы 6 айга кадәр булырга мөмкин.

Димәк, әгәр гражданинны сәламәтлеге буенча «хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз» дип тапсалар, яраксызлык вакыты 6 айдан артмаса, аңа мобилизациядән отсрочка бирелә ала.

«Хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз» дип, мобилизация буенча чакыру комиссиясе билгели. Комиссия составына табиблар керә. Алар гражданнарга медицина тикшерүе уздырырга тиеш.

Мондый төр отсрочка алуның иң киң таралган сәбәпләренең берсе – имгәнүләр. Гадәттә, бу – кул-аяк һәм гәүдәнең башка өлешләре сыну.

2нче нигезләмә. Бронь бирелгән кешеләргә мобилизациядән отсрочка.

Гадәттә, мондый отсрочка түрәләрдә була. Аларга дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары буларак бронь бирелә. Кайбер очракларда оешма хезмәткәрләре дә бронь ала.

Бронь алу тәртибен Россия Хөкүмәте билгели. «Консультант плюс» системасында бронь тәртибен билгели торган документ юк.

3нче нигезләмә. Авыру туганыңны карау да мобилизациядән отсрочка бирә.

Авыру әнисен яки әтисен, ирен-хатынын, бертуганнарын, әби-бабасын, тәрбиягә алынган баласын караган кешеләргә отсрочка бирелә.

Алда саналган кешеләрне караганга отсрочка алу өчен, медицина-суд экспертизасы (МСЭ) федераль оешмасына белешмә тапшырырга кирәк.

Әгәр шушы авыру туганнар 1 группа инвалид икән, МСЭга белешмә тапшырырга кирәкми.

Әмма бу төр отсрочканың җитешсез ягы бар.

Закон буенча авыруларны карап торырга тиешле кешеләр булганда, авыру туганнарны тәрбияләү буенча мобилизациядән отсрочка кулланылмый.

Мисал. Әйтик, улы мобилизациягә яраклы, әмма авыру әнисен карый. Ләкин аның бертуган апасы яки сеңлесе бар, закон тарафыннан ул да әнисен тәрбияли ала. Бу очракта улы мобилизациядән отсрочка ала алмый (бу очракта апасының, сеңлесенең карарга теләмәве/мөмкинлеге булмавы сәбәп була алмый).

4нче нигезләмә. Опекуннар һәм попечительләр өчен отсрочка.

Барлык опекуннар һәм попечительләр дә отсрочкага хокуклы түгел.

Хәрби бурычлы кеше балигъ булмаган бертуган энесен һәм сеңлесен караса гына отсрочка алырга хокуклы.

Балигъ булмаган баланы карау өчен башка кешеләр булганда, опекун (попечитель) отсрочка алырга хокуклы түгел.

Мәсәлән, әнисе эчкече, әмма закон буенча баласын ул карарга тиеш. Бу очракта опекун яки попечитель отсрочка алу хокукын югалта.

5нче нигезләмә. 4 яки 1 баласы булганнарга отсрочка.

4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән кешеләргә отсрочка каралган.

Шулай ук 1 генә бала булу да отсрочка алырга нигез булып тора. Әмма бер бала әнисез, әтисе тәрбиясендә үссә генә отсрочка хокукы бирә. Әлбәттә, әти кеше бердән күбрәк баланы үзе генә тәрбияләсә дә, аңа отсрочка бирелә.

Ике очракта да балаларга 16 яшь тулмаган булырга тиеш.

2022 елның 28 сентябрендә отсрочкага хокукларны арттыра торган № 201632-8 закон проекты кертелде.

Яңа закон буенча балалар саны 4тән 3кә кадәр киметелде. Отсрочка хокукы бирә торган балаларның яше дә арттырылды. Аерым алганда, 16 яшь – 18 яшькә кадәр, 23 яшькә кадәр (бала уку йортында көндезге бүлектә укыса) үзгәртелде.

Әгәр бу закон проектын үзгәрешсез кабул итсәләр, күбрәк кеше мобилизациядән отсрочка алырга хокуклы булачак.

6нчы нигезләмә. Бер баласы булган яки йөкле хатын-кызларга отсрочка.

Кайбер хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән мобилизациягә эләгә ала.

Әгәр хатын-кызның 16 яшькә кадәр баласы бар икән, ул отсрочка алырга хокуклы.

22 атна йөклелеге булган хатын-кызлар да отсрочка алырга хокуклы.

№ 201632-8 закон балаларның яшен 16дан 18 һәм 23 яшькәчә арттырды.

Әгәр мобилизациягә яраклы хатын-кызның баласы 18 яшьтән өлкәнрәк түгел икән, ул отсрочка ала.

Әгәр 23 яшькә кадәрге баласы көндезге бүлектә укый икән, хатын-кыз отсрочка алырга хокуклы.

Йөклелек срогын закон проектының беренче редакциясендә үзгәрешсез калдырдылар – 22 атна.

№ 201632-8 законын кайдан табарга була?

Закон проектын sozd.duma.gov.ru сайтында күзәтеп барырга була. Бу сайтта законның барлык этаплары да күренә. Шунда ук закон текстын йөкләп алырга да була.

7нче нигезләмә. Хатыны йөкле булса, ир-атка отсрочка бирелә.

Бу нигезләмә буенча отсрочка булсын өчен, хатынының йөклелек срогы 22 атнадан ким булмаска, тәрбиядә 3 бала, бу балаларның 16 яше тулмаган булырга тиеш.

Бу шартлар барысы бергә булганда гына, отсрочка хокукы бирә.

8нче нигезләмә. Әгәр әни кешенең 4 баласы булса, улына отсрочка бирелә.

Моның 3 шарты бар:

Әни кешенең 4 һәм аннан күбрәк баласы булырга тиеш, балаларга 8 яшь тулмаган булырга тиеш, әни кеше балаларын ирсез генә тәрбияли.

Әгәр шушы шартлар туры килсә, улы мобилизациядән отсрочка алырга хокуклы.

9нчы нигезләмә. Оборона-сәнәгать комплексы (ОПК) хезмәткәрләре өчен отсрочка.

Кызганыч, ОПК оешмалары исемлеге ачык чыганакларда юк.

Шуңа күрә эш урыны буенча отсрочка хокукын төгәл билгеләү авыррак.

Шулай ук кайбер кагыйдәләрне дә истә тотарга кирәк.

Эштән киткән очракта, отсрочка хокукы бетә.

10нчы нигезләмә. Студентлар өчен отсрочка.

Студентка отсрочка алу өчен шартлар:

– Көндезге бүлектә яки көндезге бүлектә-читтән торып уку;

– Белем бирү программасы дәүләт аккредитациясенә ия булу;

– Урта һөнәри яки югары белем алу;

– Дәүләт белем бирү оешмасында яки фәнни оешмада уку;

– Беренче тапкыр белем алу.

Әлеге шартлар барысы бергә булганда, студент отсрочкага хокуклы була.

11нче нигезләмә. IT-өлкә өчен отсрочка.

Отсрочка алу өчен IT-белгеч булу гына җитми.

Отсрочка алу өчен «айтишник»ка аккредитацияләнгән оешмада эшләү мәҗбүри.

Оешма мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып барырга, IT-технологияләр өлкәсендә карарлар эшләү, үстерү, эксплуатацияләү белән шөгыльләнергә, мәгълүмати инфраструктура эшчәнлеген тәэмин итәргә тиеш.

Отсрочка өчен хезмәткәрләр исемлеге нигез булып тора. Бу исемлекләрне оешма җитәкчеләре әзерли һәм Кораллы Көчләрнең Генераль штабына тапшыра.

12нче нигезләмә. Элемтә операторы хезмәткәрләренә отсрочка.

Отсрочка алу өчен, Россия элемтә операторында эшләргә кирәк.

Оешма элемтә корылмалары, мәгълүматларны эшкәртү, гомуми кулланылыштагы элемтә линияләре һәм чаралары эшчәнлегенең тотрыклылыгын, куркынычсызлыгын һәм тулылыгын тәэмин итәргә тиеш.

13нче нигезләмә. Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә система булдыра торган оешмалар хезмәткәрләренә отсрочка.

Әлеге отсрочка система булдыра торган оешмаларга гына кулланыла дигән сүз түгел.

Мәгълүмат өлкәсендә барлык оешмалар да диярлек холдингларны тәшкил итә.

Шуңа күрә отсрочканы үзара бәйле затларга да билгеләгәннәр.

Оешма учредительләре, редакцияләр, теркәлгән СМИ нәшире, теле- яки радиоканаллар шушындый үзара бәйле затлар була ала.

Әлеге оешмалар массакүләм мәгълүмат чаралары продукциясе җитештерүгә һәм таратуга җәлеп ителгән булырга тиеш.

14нче нигезләмә. Финанс өлкәсе хәзмәткәрләренә отсрочка.

Финанс оешмаларының төгәл исемлеге юк.

Бары тик хезмәткәрләренә отсрочка бирелә торган оешмаларны билгели торган шартлар гына чыкты:

  • Оешма илкүләм түләү системасының һәм финанс базары инфраструктурасы тотрыклылыгын тәэмин итәргә;
  • Банк ликвиды белән идарә итәргә;
  • Әйләнештә кәгазь акчасы булырга тиеш.

15нче нигезләмә. Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларына отсрочка.

Йомгак.

Хәзерге вакытта отсрочка алу өчен 15 нигезләмә бар. Дәүләт Думасы кайбер төр отсрочкаларны киңәйтү өчен закон проектын карый. Мобилизациядән отсрочка алу өчен законлы нигезләрне кулланырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100