Мобилизациядән качып Кыргызстанга китүчеләр: «Кайчан да бер кире әйләнеп кайтырбыз әле»
Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Кыргызстанда россиялеләр саны бермә-бер арткан. «Казанские ведомости» газетасы корреспонденты хәрби хезмәткә чакырылудан качкан егетләр белән аларның киләчәккә булган планнары турында сөйләшкән. «Интертат» язманы тәрҗемә итте.
Бишкәк шәһәре урамнарында читтән килгән кешеләрне аеру кыен түгел: бу – яшь егетләр һәм аларның аркаларында зур биштәр. Алар киемнәре белән дә җирле халыктан аерылып тора. Россиялеләр, аерым-аерым килсәләр дә, бер төркем булып йөрергә тырышалар, гаиләләре белән күчеп килүчеләр дә бар.
Алда – Төркия
Каршыма очраган бу яшьләр төркеме кулларындагы зур сумкалары белән игътибарымны җәлеп итте. Егетләр дүртәү, барысы да Пермьнән. Алар аноним калган очракта гына сөйләшергә риза булдылар. Барысына да якынча 30 яшь. Россиядә 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч үк киткәннәр. Берсе – массажист, икенчесе спорт киемнәре кибетендә эшләгән, өченчесе – техник хезмәт күрсәтү станциясендә, дүртенчесе – электрчы.
Сөйләүләреннән аңлашылганча, алар Кыргызстанда калырга җыенмый. Бүген төнлә Төркиягә очалар.
Мобилизациядән биредә яшеренгән тагын бер егетне Бишкәк үзәгеннән ерак түгел генә очраттым. Аның да ике зур чемоданы бар иде. Ялгышмадым, ул да Россиядән. Дмитрийның бер фатирдан икенчесенә күченгән чагы туры килде. Арендага алынган фатирга урнашкач сөйләштек.
«Әнием һәм сөйгәнем китәргә кыстадылар»
Икенче көнне без зур булмаган бер каһвәханәдә очраштык. Дмитрий үзе генә түгел иде: ул йөргән кызы һәм дусты белән килде. Чыгышы белән Сахалиннан булган егет Санкт-Петербург югары уку йортларының берсендә 4нче курста укыган булган. Егет хәзер алга таба ничек укыячагын белми. Дистанцион рәвешкә күчеп булса да, укуын тәмамларга ниятли.
Әле 21 сентябрьдә генә Питер урамнары буйлап йөргәнен искә төшерде. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч үк, әнисе һәм сөйгәне аны тиз генә күчеп китәргә күндергәннәр. Дима Нижгар өлкәсе һәм Калининградта хәрби машина командиры урынбасары булып хезмәт иткән. Әйтүенчә, аны иң беренчеләрдән булып алып китәрләр иде.
Егет, чакырылса, хезмәт итәргә дә әзер булуын әйтте, әмма якыннары сүзенә колак салган. 22 сентябрь көнне үк Кыргызстанның көньяк башкаласы Ош шәһәренә самолетка билет алган. Ул көннәрдә билет бәяләре 10 тапкырга артты, Дима һәм аның йөргән кызына билет бәясе 150 мең сумга төшкән.
«Иң курыкканыбыз – паспорт контролен узу булды, чөнки «шул вакытта алып китәргә мөмкиннәр» дип әйтәләр иде», – дип искә ала Дмитрий. Ош һәм Бишкәк шәһәрендә дә җирле халык аларга карата яхшы мөгамәләдә булган, кулларыннан килгәнчә булышканнар да.
Транзит ноктасы – Бишкәк
Яшьләр әлегә урнаша, шәһәр белән танышалар, тиздән эш тә эзли башлаячаклар. Вакытлыча теркәлү белән дә ярдәм итәчәкләр, сөйләшеп куйганнар инде. «Читтән торып эшләрмен, дип уйлыйм. Питерда электрика юнәлешендәге төрле эштә йөрдем. Киләчәктә без я Төркия, я башка берәр илгә китәргә ниятлибез. Кая күбрәк ошаячак, шунда калырбыз», – дип сөйләде Дмитрий.
Туган илләренә дә кайтасылары килә, тик якын киләчәктә түгел. Хәзерге вазгыять үзгәрми торып, кайтмаячаклар. Диманың дус кызы – маркетолог. Ул дистанцион эш эзләргә, өстәмә белем алырга да уйлый. Диманың дусты Антон моңа кадәр IT юнәлешендә дистанцион рәвештә эшләгән, шуңа күрә «эш табу белән кыенлыклар булмас» дип исәпли. Хәзергә алар Бишкәктә яшәргә ниятли.
Килеп тулдылар
Калыс исемле таксист чыгышы белән Нарын шәһәреннән. Башкалада инде берничә ел кеше ташу белән шөгыльләнә. Аның сүзләренә караганда, элек Пакыстан, Һиндстан кешеләре күбрәк булган. Алар бирегә белем алырга килгән. Хәзер исә читтән килүчеләрнең күбесе славян йөзле. «Көндез алар таксида еш йөри. Безнең өчен билгеле урыннарга, сәүдә үзәкләре, паркларга баралар, ә кич белән, нишләптер, бөтенләй күренмиләр», – дип сөйләде ул.
Калыс беренче көннәрдә таксины россиялеләр чакыртуына гаҗәпләнгән булса, бүген инде ияләшкән. Кунаклар чәйгә артык калдырмыйлар икән, сумын сумга (сом – кыргыз валютасы) түлиләр. Кыргыз валютасын да еш кына «рубль» дип атыйлар.
Кунакханәләр бизнесы белән шөгыльләнүче Алмаз инде 3 елга якын субаренда өлкәсендә эшли: яңа йортлардагы фатирларны арендага биреп тора. «Сентябрь ахырында Россиядән килүчеләр бик күп иде. Туристлар күпме түләргә дә риза иделәр, урын гына табылсын. Ул көннәрдә бәяләр фатирның кая урнашуы, ничә кеше сыюы, ничә йокы урыны булуы һәм башка уңайлыкларына карап, 20%тан 70 %ка кадәр үсте. Фатирда бер төн куну 2 мең сум булса, ул вакытта кунаклар 4 мең түли иде», – диде ул. Мәскәү кешеләре өчен Бишкәк үзенә күрә бер транзит ноктасына әверелгән. Аннан алар Балига оча.
«Яшьләргә шәһәрдә бик ошады: бәяләр дә, ризык та. Бездә озак вакытка калмыйлар. Туристик регионнарда арзанрак яшәү урыны табып, шунда китәләр. Мәсәлән, мин Ыссык-Күлгә китүче россиялеләрне дә беләм. Анда һавасы да яхшы, Интернет бар, бәяләр башкалага караганда арзанрак», – дип дәвам итте Алмаз.
Чит илгә чыгу паспорты булмаганлыктан, кайбер килүчеләр күпмедер вакыт Бишкәктә торырга мәҗбүр. Алар мондагы вәкиллеккә документларын тапшыралар да алга таба китү өчен документ көтәләр.
Тумышы белән Мәскәүдән булган 25 яшьлек Вадим Кыргызстанга килеп чыгармын дип уена да китермәгән. Белгечлеге буенча ул – программист. Ул Сейшел утрауларында ял иткән булган. Хәрби хезмәткә барасы килмәгән. Аэропортта Россиядән булган ике егет белән таныша, алар аңа Бишкәк турында сөйлиләр.
«Яңа танышымның дус кызы Бишкәк турында күп сөйләде, шуңа нәкъ менә Кыргызстанга очарга булдык», – ди ул. Егетләр билетларын алмаштырганнар да, Бишкәккә эләгер өчен, 40 сәгать Дубайда көткәннәр. Бишкәккә килеп төшкәч үк, шәһәр микрорайоннарының берсендә фатир тапканнар, тик бәяләре генә аларны куандырмаган.
Вадим әйтүенчә, ул Мәскәүдә фатир өчен арзанрак түләп торган. Вадим һәм аның яңа дусларының планнары мобилизациядән качып китүче башкаларныкыннан аерылмый: бераз Кыргызстанда торганнан соң, башка илгә күчү. Программист исә Вьетнамга күченергә җыена.
«Санкт-Петербургтан булган туганнар бездә тора»
Күчеп килүчеләрнең күбесе, төрле сәбәпләр аркасында, төн кунар өчен тиз генә фатир таба алмаган. Аларга җирле халык ярдәм иткән.
Алмазның туганнары Санкт-Петербург шәһәрендә яши. Сентябрьдә алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп, кире Россиягә кайтырга тиеш булганнар. Мобилизация турында ишетеп, юнәлешләрен үзгәрткәннәр: Бишкәккә очканнар. «Әни ягыннан булган туганнарым монда килде. Бүген алар туганнарда тора, ярый әле, барысына да урын җитә. Туганымның Питерда зур гына компаниясе бар. Хәзер аның белән читтән торып идарә итә. Язга кадәр Бишкәктә калырга уйлый», – дип сөйләде ул.
Фатир бәяләренә килгәндә, алар әкрен генә үз урынына –, 21 сентябрьгә кадәр булган күләменә кире кайта. Озак вакытка аренда бәяләре әле төшми. Бер күчеп килүче сөйләде. Ул барлык уңайлыклары да булган бер бүлмәле фатир өчен аена 600 доллар исәбеннән 3 айга алдан түләп куйган. 1 ай элек кенә мондый фатир өчен 400 доллар сорыйлар иде.
Күчеп килүчеләр Телеграм кебек социаль челтәрләрдә һәм тормышта да үз төркемнәрен булдыралар. Бишкәккә 6 ай, 1 ел элек килүчеләр инде адаптация үткән, шуңа Кыргызстанның яңа кешеләренә үзләре белгән бөтен нечкәлекләрне дә сөйлиләр, аңлаталар.
Ринат Шәмсетдинов