Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизациядән качып китүче: «Чик буенда чират торганда халык җиргә ятып йоклады»

Forbes журналының рус версиясе хәбәр иткәнчә, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Россиядән 600-700 мең кеше чит илләргә күченеп киткән. Бигрәк тә Казахстан, Төркия, Грузия, Үзбәкстан, Кыргызстанга халык нык агыла. Өлешчә мобилизация башлангач китүчеләр һәм күп еллар чит илләрдә яшәүчеләр белән сөйләштек.

news_top_970_100

«Казахстан чигендә кешеләр чемоданнарын ыргытып калдырдылар»

Казанда яшәүче Радик 23 сентябрьдә кызы белән киявен Казахстан чигенә кадәр машинада илтеп куйган. Ул чик тирәсендә барган хәлләрне шаккатып сөйләде.

– Кызым җәй көне генә кияүгә чыкты, аларның болай да яшәргә чит илгә китәселәре килә иде. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, балаларны чит илгә җибәрергә карар кылдык. Кияү Айрат хәрби хезмәттә булмаган, аңа 22 яшь, кызым Нуриягә 21 яшь. Таҗикстанда туганнары булгач, яшь гаиләне шул якларга озатырга булдык.

Кызым белән кияү икесе дә аркаларына җиңел генә биштәрләрен асты да, Уральск шәһәре янындагы чиккә таба чыгып киттек. Ул Казаннан 500 чакрымлап ераклыкта, балаларны үз машинамда илтеп куйдым. Чикне машина белән чыгучыларга нык авыр иде, чиратлар зур. Без барган көнне чикне 1 тәүлектә чыксалар, ике көннән соң ул 3 тәүлеккә әйләнде. Без барган көнне 32 чакрым озынлыктагы бөке иде. Шуңа күрә чиратта торганда ук машиналарын сатучылар, ташлап калдыручылар да булды. «Машинамны сатам, чиктән 6 км» дигән белдерү дә күрдем хәтта.

Шунда ук бер егет белән танышкан идем, 2 көннән соң ул миңа Казанга әйләнеп кайтуын хәбәр итте. Бер тәүлеккә нибары 160 метр ара узгалганнар, 2 көн шунда торгач, сабырлыгы җитмәгән, кире борылып киткән.

Җәяүлеләр чираты тизрәк үтә иде. Әмма аның да үз кыенлыклары бар: урамда салкын, өшиләр, далада ук ятып йоклыйлар, ашарга-эчәргә юк. Җәяү баручылар үзләре белән күп әйбер алган булса, аны да алып барып җиткерерлек хәлләре калмый – шунда кырда ташлап калдырылган чемоданнар ята иде. Үзем юл кырыеннан компьютер мониторы табып алдым. Бер дигән, эшли торган монитор!

Машинада баручыларның кайберсе, шул форсаттан файдаланып, акча да эшләп алган икән. Машинага кереп җылыну – 10 мең сум, телефонны зарядкага кую – 1,5 мең. Монысы – үз кешеләребез, үзебез ягында бит әле. Ә чиккә җиткәч, беркемне дә кире бормадылар, бөтенесен үткәрделәр. Мин балалар чикне үткәнче шунда көтеп тордым, – дип сөйләде Радик.

Ул көнне чик буенда хатын-кызлар күп булмый, шуңа күрә аларны чиратсыз үткәрәләр. Ә ирләр бу чиратта башыннан ахырына кадәр 11 сәгать торалар. Нурия белән Айрат 32 чакрым бөкене 5 сәгать төнлә җәяү үтә, аннары чикне 15 минутта чыгалар. Казахстан ягына үткәч, чик саклаучылар аларны, үтеп баручы машинага утыртып, 80 км читтәге Уральск шәһәренә бушлай илтеп куя. Уральскида кунарга урын булмый, казахлар, ярдәм йөзеннән, сәүдә үзәкләрен, кинотеатрларны, мәчетләрне төнгелеккә ача. Күченүчеләр шунда идәнгә тезелешеп ятып йоклый. Волонтерлар зур ярдәм күрсәтә. Казахлар чат саен булыша, Россия ягында андый ярдәм булмый.

Аннан ир белән хатын, таксига 10 мең сум түләп, Шымкент шәһәренә кузгала. Чөнки самолет, поезд яки автобуска билетлар булмый. Шымкентта танышларында бер көн куналар һәм Үзбәкстан чигенә китәләр. Анда Радикка өй төзегәндә булышкан төзүче үзбәк егетенең танышы каршылый, үзләрендә бер көн кундыра һәм Таҗикстан чигенә кадәр илтеп куя. Татарстанга читтән килеп эшләүче үзбәк егетенә мондый ярдәме өчен бу гаилә нык рәхмәтле. Аннары Нурия белән Айрат таксида Дүшәнбегә юл тота. Шулай итеп, алар юлда 5 көн уздыра. Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә яши башлауларына инде 2 атна булган.

– Бердәнбер кызыңны шулай белмәгән җиргә чыгарып җибәрү куркытмадымы? – дип сорыйм Радиктан.

– Яшь чакта сәяхәт итеп калсыннар. Кызым Нурия моңарчы 3 ел Чехиядә укыды, без телефон аша аралашып яшәргә күнеккән. Башта Европага китмәкчеләр иде, тик анда да быел тормыш җиңел булмас, газ бәяләре артыр, диештек.

– Таҗикстанда яшәү кыйммәтме?

– Юк, әйбер арзан, диләр. Өч бүлмәле фатирны 30 мең сумга арендалап торалар. Киләчәктә кечкенәрәк торакка күчәрләр инде, әлегә эзлиләр. Сатып алам дисәң, анда 100 квадрат метрлы фатир бәясе – 4 миллион сум, яңа төзелә торган йортта – 2,5 миллион.

Кияү программист, кызым да читтән торып эшли. Акчалары күп түгел, ләкин бераз биткоиннары бар иде. Таҗикстанда безнең карталар эшләми, анда яңа карта ачып, хезмәт хакларын күчертү юлын тапканнар. Айратка Таҗикстан бик ошаган, анда калырга да каршы түгел, ә кызым киләчәктә Төркиягә китәргә тели, – диде Радик.

«Таҗикстанда эш юк, шуңа руслар моннан Үзбәкстанга китә»

Радикның кызы Нурия белән дә сөйләшеп алдым. Ул Таҗикстанның табигатен ошатуын, буш вакытларында сәяхәт итүләрен, анда кимендә 3 ай яшәргә җыенуларын әйтте. Хәзер Дүшәнбедә 25 градус җылы икән.

– Таҗиклар безгә яхшы мөнәсәбәттә. Исемемне ишеткәч, мине таҗик кызы дип тә уйлыйлар, – ди Нурия. – Иң кызыгы – мондагы җирле хатын-кызларның 80 проценты милли киемнән йөри. Озын күлмәк-ыштан, башларында яулык. Безгә туры килгән кием табып булмый, сәүдә үзәкләрен дә әйләнеп чыктык. Әти-әниләр кием-салымнарны транспорт компаниясе аша җибәрделәр инде.

Биредә тел проблемасы юк, бөтен кеше русча аңлый. Руслар соңгы арада арткан дип аңладык, ләкин аларның күбесе киләчәктә Ташкентка китәргә җыена. Ташкентта эш проблемасы юк, монда ул яктан кытлык. Безнең эшебез бар, шуңа күрә кайда яшәү мөһим түгел.

Дүшәнбедә русларның аралашу өчен махсус чаты, төркеме бар, ярдәм кирәк булганда шунда язалар. Карта ачу, торак эзләү кебек сораулар буенча киңәш сорыйлар. Безгә туганнарыбыз булышып тора, фатирны да алар табып бирде. Ә болай фатир табу хәзер авыр, бәяләр дә нык артты.

Казаннан китәргә җыенуыбызны белгәч, бер генә кеше: «Шундый вакытта үз илегезне ташлап китәсез», – дигәнрәк фикер әйтте. Ә калган бөтен якын кешеләр куәтләп торды.

«Туган җирдән дә яхшырак урын юк икән»

Айдар, Төркиядә 8 ай яшәп кайткан:

Без Төркиянең Анталья шәһәренә узган елның көзендә хатыным, ике балабыз белән күченгән идек. Җылыда, диңгез буенда яшәү һәрвакыт кызыктырды. Үзебез мөселманнар булгач, Төркияне сайладык. Ләкин анда яши башлап бер ай чамасы үткәч, кыенлыклар туа башлады. Беренчедән, әлеге илнең гражданины булмагач, безнең өчен бөтен нәрсә түләүле булды. Медицина, мәктәп, балалар бакчасы... Фатир арендалаган өчен айга 500 доллар чамасы түли идек. Төркиядә азык-төлек тә кыйммәт, үзләрендә үскән җиләк-җимешне дә зур хакка саталар, подидор яз көне дә безнең акча белән 400-500 сум тора иде.

Мин читтән торып Россиядә эшләдем, эре IT оешмада программист. Минем йөз мең сум тирәсе хезмәт хакыма үз илебездә рәхәтләнеп яшәгән булсак, Төркиядә очын-очка ялгадык. Тора-бара анда телне әзме-күпме чамалый башладык, тик төрекләрнең менталитетына күнегә алмадык. Балаларны артык иркәлиләр, азындыралар кебек тоелды миңа. Аларда бала культы. Урамда яшь бала күрсәләр, бөтенесе тотып карый, ябыша, нишләтергә белмиләр инде. Балалар бакчасында да шул ук хәл. Безнең үз балаларыбызны алай өф-өфләп тәрбиялисе килмәде, бераз корырак та булырга кирәк, дидек.

Төркиядә берничә ай яшәгәннән соң минем хезмәт хакын киметтеләр, ул акча бөтенләй җитми башлады. Татарстанда калган әти-әни, туган-тумача да гел үзләренә чакырып тордылар, сагындылар, кайтарасылары килде. Ярый әле Казандагы фатирыбызны сатмый торганбыз. Быел май аенда кире Казанга әйләнеп кайтып, монда яши башладык. Балалар бушлай мәктәптә укый, кирәк чакта әти-әни булышып тора, үзебезгә дә эш табылды. Туган җирдән дә яхшырак урын юк икән.

«Грузиядә бәяләр дә, тырнак һәм каш ясаучылар да артты»

Зилә Такидзе, Грузиянең Батуми шәһәрендә 5 ел яши:

Фатир арендалау бәяләре Грузиядә 24 февральдән соң ук артты. Моңа күпләп Россиядән күченүчеләр сәбәпче булды. Социаль челтәрдә бер-бер артлы: «Фатир эзлибез, бюджетыбыз 500 – 600 доллар» кебек белдерүләр чыга башлады. Шулай итеп, айлык бәясе 500-600 лари булган фатир бәяләре өч тапкырга артып, 500-600 доллар булып куйды. Моннан, беренче чиратта, җирле халык зыян күрде, чөнки күпчелегенең уртача хезмәт хакы 300-400 доллар. Шулай ук алданрак күчеп килеп биредә яшәүчеләргә фатир хуҗалары, килешү булуга да карамастан, я бәяне арттырып түләргә, я фатирны бушатырга кушты.

Соңрак, кемнең нәрсәсе бар, шуны арендага бирә башладылар: шәһәр тирәсендәге өен дә, тау башындагы ташландык йортын да, үз өенең беренче катын, өске катын...

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Грузиядә тырнак, чәч, каш ясаучылар саны нык артты, аларның исәбе-хисабы юк сыман. Бу осталар Россиядән дә, Украинадан да килделәр. Әлеге өлкә, гомумән, бездә нык алга китте. Әле узган ел гына, берәр мәҗлескә бара башласаң, заманча макияж ясаучыны табу энә белән кое казуга тиң иде. Хәзер Телеграмда бер сәхифә ачканнар, көн саен 200-300 яңа тәкъдим килә.

Шулай ук рус телле балалар бакчалары, төрле түгәрәкләр, заманча бию студияләре күпләп ачыла башлады. Моны шулай ук яңа күчеп килүчеләр ача. Грузиядә бизнесны теркәү бик җиңел, салымнар кечкенә. Яңа эш ачам дисәң, рисклар юк диярлек – эшлә генә.

Минем кызлар укыган рус секторлы мәктәп яңа уку елыннан ике сменага күчте. Бу – совет заманыннан күренмәгән хәл. Әлеге мәктәп баштан рус мәктәбе булган, Саакашвили идарә иткән елларда, сыйныфларда балалар булмау сәбәпле, сектор булып калган, хәтта ябарга да уйлаганнар. Хәзер менә руслар кинәт артты. Кайбер рус сыйныфлары хәтта параллель сыйныфларга бүленде, 25әр укучы укыйлар. Укытучылар җитми. Грузиядә Россиядән килгән балаларга менә шундый яхшы мөнәсәбәт. Мин, мәсәлән, Россиядә грузин телендә белем бирә торган бер генә мәктәпне дә белмим, хәер, үз татарларыбызга да татарча белем алу мөмкинлеге чикләнде бит инде.

Илдән качкан егетләрдән социаль челтәрләрдә көлсәләр дә, чынлыкта Грузиядә аларга карата агрессия, начар мөнәсәбәт күргәнем юк. Төп кереме туризмнан булган ил өчен дә яңа килүчеләр – акча эшләү, икътисадны үстерү мөмкинлеге.

Иремнең апасы беренче линиядәге, ягъни диңгезгә якын фатирларны арендага тапшыру белән шөгыльләнә. Ул торакларның ишегаллары рус номерлы машиналар белән шыплап тулган. Айлык түләү, әйткәнемчә, хәзер 600 доллар чамасы, көнлек арендалаган очракта бер тәүлеге 1800 сумнан башлана. Күп кеше 2-3 айга килешү төзи, ул вакыт арасында дөньялар тынычланыр, дип өметләнә. Ә көнлек туктаучылар – Төркиягә таба юлларын дәвам иттерүчеләр. Грузиягә килгән 150 мең россияленең 50 меңе генә биредә калгандыр, күбесе Төркиягә китү җаен карый.

Үземнең дә монда килүче туганнарым, танышларым булды. Чикне уза алганнарына сөенеп, елашып күрештек. Араларында IT юнәлешендә эшләүчеләр, шулай ук Интернет аша заказлар алып эшләгән архитектор бар. Өлешчә мобилизация игълан ителгәнгә кадәр бергә ял итәргә дип килгән 4 гаилә дустыбыз да монда калды. Шуларның 2се – РЖД өчен реклама төшерүдә катнашкан талантлы яшьләр: видеограф һәм сценарист. Бүгенге көндә 4есе дә Канадага күчү өчен документлар әзерлиләр, Россиядәге фатирларын сатуга куйдылар.

«Мөһаҗирлек җиңел түгел, әмма Төркиядә татарларга җайлырак»

Руслан, Истанбулга күченеп киткән:

– Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстанга киткән татарларга, руслар белән чагыштырганда, җайлырак. Монда татарларны таныйлар, хөрмәт итәләр, милләтебезнең абруе зур. Безнең мәдәниятләр охшаш, алар белән бер дин берләштерә, татарлар – биредәге җирле халык кебек үк кунакчыл һәм мәрхәмәтле.

Шулай да, чынлыкта проблемалар да бар. Эш табу кыен, телне белмәүчеләр күп, акча проблемасы да кискен тора. Хәзер банк карталары белән дә авырлыклар туды, Россия банк карталары күп илләрдә эшләми башлады. Төркиядә, Казахстанда, Үзбәкстанда ул карталардан баш тарталар.

Русларга монда кыенрак, шуңа күрә аларның күбесе киләчәктә Европа илләренә, Америка, Канада, Австралиягә китү җаен карый.

Шунысы да бар: рус милләтеннән булган кешеләр башка милләтләрне танырга бик теләми. Россия империясеннән алып, аларның башларына: «Сез – олы милләт, олы абый», – дигән фикер керткәннәр. Башка халыкны кече халык, кече энекәш кебек күрергә өйрәткәннәр. Әлеге фикерне бигрәк тә Сталин алга сөрде. Кайбер яшь кешеләр әле дә шул фикер белән яши, шуңа күрә аларга чит мохитне кабул итү авыр, телне дә өйрәнәселәре килми.

Мөһаҗирлек җиңел түгел, әмма кеше барыбер ияләнә, тормыш дәвам итә. Киткән кешеләр, гадәттә, югары белемле, зыялы бит. Татарларга бу юл бигрәк тә таныш. Бер гасыр элек тә безнең атаклы шәхесләребез, шул ук юл белән, Төркиягә һәм Австралиягә күченеп киткәннәр. Атаклы шәхесләребез – Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, күченгәннән соң, дөнья күләмендә танылганнар. Алар өчесе дә Ататөркнең киңәшчесе булган. Татарларга бу очракта үз тамырларын онытмыйча, үзара тату булып, иман белән яшәргә кирәк. Кыенлыклар безне ныгыта. Бу вазгыятьтән тагын да көчлерәк булып чыгачагыбызга ышанам.

«Германиядә Украина качакларына зур ярдәм күрсәтелә»

Айсылу Шакирова, Берлинда 5 ел яши:

– Монда Украина кешеләре күп, Россиядән яңа гына килгән качакларны очратканым юк диярлек. Алар күбрәк Грузия, Казахстан, Төркиядә дип беләм.

Балалар мәйданчыгында бер гаилә белән танышкан идем, алар 24 февральдә үк, кыйммәтле машиналарын сатып, гаиләләре белән Томскидан Төркиягә күченүләрен әйттеләр. Аннары Германиядә эш табып, монда килгәннәр. Ире программист булып эшли.

Биредә русларга караш үзгәрде. Февраль вакыйгаларына кадәр, электән Германиядә яшәүче русларга мөнәсәбәт бер төрле, шушы арада килүчеләргә – икенче төрле, начаррак. Шуңа күрә, Россиядән икәнеңне белгәч, «Кайчан күчендең?» – дип сорап куялар.

Украина кешеләре аларга бигрәк тә нәфрәт белән карый. Украина кешеләре үзләре җәмәгать урыннарында, эштә русча сөйләшмәскә тырыша – йә украинча, йә инглизчә аралашалар. Хәтта бер украин егете белән монда яшәүче татар кызы «свидание»дә дә инглизчә сөйләшеп утырдык, дип сөйләделәр.

Украина качакларының балалары бакчага, мәктәпкә йөри. Хөкүмәт аларга пособие, 2 елга эшләү мөмкинлеге белән виза, ташламалар бирә. Ләкин барыбер күбесенең кире туган ягына кайтасы килә, сагыналар.

Татарларга килгәндә, биредәге татар оешмалары бер-берсенә зур ярдәм күрсәтә, дип әйтә алмыйм. Татар оешмасында, гадәттә, безнең кебекләр – күптән түгел күчкән яшьләр эшли. Вак мәсьәләләрдә, ниндидер мәгълүмат табуда гына булышалар.

«Ярты ел җыйган акчам Финляндиядә ике атна яшәргә генә җитте»

Артур, 1 ай Финляндиядә яшәп кайткан:

Миңа 27 яшь, югары уку йортында хәрби кафедра тәмамладым. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, хәрби операциягә китү куркытты. Паникага бирелдем. Аннан Санкт-Петербург аша Хельсинкига китәргә булдым. Әни елап озатты, илнең чикләре ябылыр да, беркайчан да күрешмәбез дип борчылды. Туризм өлкәсендә эшлим, шуңа күрә паспортымда бер еллык Шенген визасы бар иде әле. Хельсинкидагы танышлар белән сөйләштем, алар бер ай үзләрендә яшәп торырга чакырды. 24 сентябрьдә киттем, чикне чыкканда проблемалар булмады.

Чит илдә яши башлагач, монда кеше булганчы җиде кат тир түгәргә кирәк икәнен аңладым. Яхшы эшкә урнашу өчен фин һәм швед телен өйрәнергә кирәк, ә бу вакыт һәм акча таләп итә. Фатир, коммуналь түләүләр, ашау, метро бәясе нык кыйммәт. Россиядә ярты ел буе җыйган 150 мең сум акчам Хельсинкида ике атна яшәүгә китте дә бетте. Аннан миңа финнарның тәртипләре дә ошамады – кер юасың килсә дә проблема бит анда. Күп катлы йортның беренче катындагы уртак кер юу машинасы янына төшеп, журналга фамилияңне теркәп, алдан язылып куярга кирәк. Тавышланма, чүпләмә, кагыйдәләрдән чыкма – гел штраф белән куркытырга гына торалар.

Анда ялгызым интегеп яшисем килмәде, әни, өй, дуслар сагындырды. Бер айдан соң ук Чаллыга кадәр билетлар алдым. Хәзер элекке эшемдә эшләп ятам, бүтән беркая китәсем килми. Дөньялар гына тыныч булсын.

«Дубайда татарлар бер-беребезгә булышып яшибез»

Әлфия Бәдретдинова, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 6 ел яши, Дубайдагы татарларның лидеры:

– Ватсапта татарлардан гына торган төркемем бар. Анда хәзер көн саен яңа килгән кешене өстәүне сорыйлар. Үзара дус-тату аралашабыз, ярдәм сораучыларга булышырга тырышабыз. Кемгәдер акча алыштырырга кирәк, кем документ ясата, кем эш яки фатир эзли... Берсенең дә соравын җавапсыз калдырмыйбыз. Бүген Дубайда 2-3 мең татар яши, дип уйлыйм, шуның 1 меңе безнең төркем аша үтте.

Соңгы арада Дубай урамнарында русча сөйләшеп йөрүчеләр күзгә күренеп артты. Берсенә дә кырын караш юк, чөнки Гарәп Әмирлекләрендә күп төрле милләтләр яши, бөтен дөньядан җыелалар. Монда дәүләт турында начар сүз сөйләп, сәяси яктан дошманлашып яшәү катгый тыелган. Шуңа күрә бөтен кеше үзара дустанә мөнәсәбәттә.

Эш мәсьәләсенә килгәндә, биредә эш күп, әмма конкуренция дә көчле. Бала караучы, машина йөртүче кирәк. Барысы да кешенең үзеннән, белгечлегеннән тора.

«Казахстанда кырын караучы булмады»

Айгөл, Казахстанның Астана шәһәренә 2 атна элек гаиләсе белән күченгән:

– Безнең күптән Казахстанда буласы килә иде. Аларның мәдәнияте, халкы, табигате гел ошады, фильмнардан карап белә идек. Чикне узганда проблемалар булмады, без Казаннан Астанага поездда бардык. Юл 2 тәүлеккә сузылды. Казахлар – бик ачык, ярдәмчел, кунакчыл халык. Татарларга мөнәсәбәт бигрәк тә әйбәт, кырын караучы юк. Алар да, без дә мөселманнар бит. Дөресен әйткәндә, монда кешегә кырын карап утырырга вакыт та юк, һәркем үз мәшәкатьләре белән йөгерә.

Әлбәттә, туган ягыбыз – Казан. Үз йортыбызда тынычлык булуын телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100