Мобилизациядән качып йөргән ирне урам камералары «эзләп тапкан», дип яза «База» телеграм каналы.
Мәскәүнең Бутово районында яшәүче 37 яшьлек ир-ат мобилизацияләнергә тиеш була, әмма әзерлек вакытында хәрби частьны ташлап китә. Ул «дезертир» буларак исәптә торган. Ир, яшәү урынын алыштырып, төрле урыннарда яшәгән.
«Акыллы» камералар ирнең кайда яшәгәнлеген, эшләгәнен ачыклый. Камералардагы мәгълүмат военкоматка һәм полициягә тапшырыла. 31 октябрьне ирне полиция тоткарлаган.