Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизациядән качучылар Казахстанда ничек яши һәм ни өчен өйләренә ашыкмыйлар

«Казанские ведомости» корреспонденты мобилизациядән качучы россиялеләрнең кайда ничек урнашулары һәм Казахстанга мигрантлар дулкыны ничек тәэсир иткәнлеге турында сөйли.

news_top_970_100
Мобилизациядән качучылар Казахстанда ничек яши һәм ни өчен өйләренә ашыкмыйлар
Альбина Халел фотосы

Россия гражданнары Казахстанда теркәлмичә – 30 көн дәвамында һәм теркәлгәннән соң 90 көн яши ала.

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, ярты миллионга якын ватандашыбыз Казахстанга юл тоткан, һәм аларның күбесе – алда әйтелгән билгеле сәбәп белән. 300 меңнән артыгы инде Казахстаннан китеп тә барганнар. Кечкенә сан түгел, әмма Казахстанның күп мигрантлар өчен алга таба күченүдә бер тукталыш ноктасы гына булып торуын истән чыгармаска кирәк. Ә алдагы «Б» пункты – Грузия, Израиль, Төркия, Кипр һәм Европа илләре.

«Калырга җыенмыйм, әмма әлегә кайтмыйм»

Виктор, аның 13 яшьлек улы һәм дусты Алексей, Казахстанның Абай өлкәсе Семей шәһәренә, республика туры трассасы аша 700 чакрым юл үтеп, Новосибирск каласыннан килгәннәр. Гаиләләре Россиядә калган. Алексей IT-технологияләр тармагында хезмәт куя. Аның өчен офис кайда булса да барыбер. «Читтән торып эшләү» – ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеге. Ә Виктор онлайн рәвештә автозапчастьлар сату белән шөгыльләнә, шуңа күрә күчеп килгән шәһәрләре очраклы сайланмаган. Иртыш буеның мәдәни башкаласы – мондый бизнес өчен уңышлы урын.

Ирләр Семей шәһәре үзәгендә 300 мең тәңкәгә (безнең акча белән 40 мең сум тирәсе) өч бүлмәле фатир арендалыйлар. Йорт каршындагы кафеда тукланалар, кичләрен күренекле урыннар белән танышалар. Җирле тормышка шулкадәр кереп киттек ки, хәтта монда тапкан яңа танышлар белән иң зур җирле интеллектуаль бәйгедә җиңү яуладык, диләр.

 

Фото: © Альбина Халел

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Казахстанга ярты миллионга якын ватандашыбыз юл тоткан, һәм аларның 300 меңнән артыгы инде Казахстаннан кайтып киткәннәр.

«Безне иң гаҗәпләндергән күренеш – фатир арендасы өчен түләү булды. Мигрантлар дулкыныннан файдаланып, бәяне күтәрүләрен беләм. Әмма шул килештән дә квартирантлар өчен шартлар бик әйбәт, минемчә. Безгә бәхет елмайды, яшәр урыныбыз кыйбатка төшмәде. Новосибирскида алай вакланып тормаслар, бәяләр күпкә югарырак күтәрелгән булыр иде», – дип фикерләре белән уртаклаша фамилиясен әйтүне кирәк тапмаган Виктор.

Мобилизациядән качып килүчеләр белән бер үк вакытта, чынлап та, санаулы көннәр эчендә торак арендасы бәяләре күтәрелә. Башта зур шәһәрләрендә, соңрак инде перифериядә дә. Семейдан кунакханә бизнесе вәкиле Руслан Сополев провинциядәге яхшы фатирда төн кунып чыгу бүген күпме торганын сөйләде:

«Хәзер бик күпләр аренданы айлыктан тәүлеклеккә алыштыра. Мәшәкате, әлбәттә, күбрәк, әмма керем ягыннан файдалырак. Мәсәлән, элек бер бүлмәле фатир өчен тәүлегенә 7-9 мең тәңкә (1-1,2 мең сум) сорасалар, хәзер бәяләр 15 меңгә кадәр (2 мең сум). Бәяләр артуның беренче дулкыны Россия Украинада махсус операция башлагач булды. Ул вакытта сум акча ныгыды, бөтен товарларга бәя артты, һәм ул торак арендасына да тәэсир итте. Әмма бәяләрнең зур сикереше мигрантлар агымы башлангач, сентябрь ахырында булды. Бәяләр артуның тагын бер сәбәбе – фатирлар җитмәү. Сентябрь аенда студентлар килде, яшәргә биреп торырдай фатирлар саны кимеде», – дип аңлата Руслан.

Соңгы айларда тәңкә сум акчага карата нык йомшарды. Хәзерге курс – 1 сум өчен 7,6 тәңкә.

Фото: © Альбина Халел

Мигрантлар агымы белән Казахстан шәһәрләрендә фатир арендасына бәяләр өскә сикерде

Әмма россиялеләр өчен бу – барыбер файдалы, хәтта бар нәрсәгә бәя артуны исәпкә алган очракта да.

Безнең хәбәрчебез аралаша алган бар россиялеләр дә биредәге ризыкларны бик ошата икән. Монда итне искиткеч итеп әзерлиләр, ди алар. Шулай ук, табигатьнең матурлыгы һәм кешеләренең ярдәмчел булуы да бик тәэсирләндергән.

Тиздән бөтен бу рәхәтлекне ташлап китәргә туры киләчәк, ди Новосибирскидан килгән героебыз, әмма үкенми. Ике атнадан Алексей һәм Виктор, Казахстанны ташлап, гаиләләре белән җылы якларга китәргә җыеналар.

«Мин гаиләм белән ярты елга Таиландка китәм. Без инде берничә ел рәттән гаиләбез белән кышны җылы якларда үткәрәбез. Диңгезгә тоткарлыкларсыз барып җитә алырбыз, дип өметләнәм. Хәзер иң мөһиме – армиягә чакырмасыннар. Бу сәфәрне, әлбәттә, «ял» дип атап булмаячак, үз эшемне тулы куәтенә дистанцион рәвештә алып барачакмын. Анда бары тик вакыт кына башкачарак бүленгән», – ди Алексей.

Казахстанга килгән кешеләрнең күбесе анда тукталуны «вакытлыча» дип бәяли.

Фото: © Альбина Халел

10 кешене сыендырган

Россия белән чиктәш шәһәрләрнең кунакханәләре сентябрь аенда бар куәтләренә эшләде. Мобилизация игълан ителгән көннән алып атна дәвамында бар номерлар да тулы, фатирлар тәүлеклеккә бирелгән, туган-тумача ачык йөз белән кабул ителеп, урнаштырылган. Тукталыр урын табалмаганнарга исә кафе һәм вокзаллар кала.

Ләкин башка төрле мисаллар да бар. Әйтик, Уральск кинотеатры директоры кинозалларда 200 россияле өчен приют булдыра. Актау шәһәрендә волонтерлар кунакларны үз офисларына алып кайта. Кустанай кешеләре шәһәрдән ерак булмаган дача, авыл өйләренә кунарга дәшә. Мондый мәрхәмәтле җаннар Казахстанның мигрантлар дулкыны каплаган барлык «герой-шәһәр»ләрендә дә бар.

Ержан Амарханов үз фатирына Россиядән килгән гаиләне сыендырган.

Фото: © Альбина Халел

Семей каласында җирле активист һәм спортчы Ержан Амарханов сентябрь ахырында, үз ярдәмен тәкъдим итеп, Интернет челтәренә видео урнаштыра. Шул кичне үк аңа кечкенә балалары булган гаиләгә ярдәм итүен сорап, кунакханәдән шалтыраталар. Бер атнадан исә аның 5 бүлмәле фатирында 10нан артык кеше яши башлый, тренер барысына да матраслар һәм урын кирәк-яраклары сатып ала. «Мин казахларга бик рәхмәтле. Хатыным һәм улым белән монда килгәндә, без алга таба ни буласын, кайда яшәячәгебезне белми идек. Әмма шушы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән алга атларга көч таптык. Хәзер без Астанада яшибез, хатыным балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнашты, мин такси булып йөреп акча табам. Монда безгә киртәләр юк, кешеләр безнең белән русча иркен сөйләшә, барысы да игътибарлы, әдәпле. Әлегә илне өйрәнәбез. Безгә монда бик ошый!» – дип бүлеште Омскидан Александр (фамилиясен атамавыбызны үтенде).

Иҗади дулкын

Россиядән килгән ир-атларның гомуми портреты – армия яшендәге, аркасына рюкзак аскан һәм кулына телефон тоткан көчле затлар. Күбесенчә төркемләп йөриләр, сирәк елмая, як-ягына караналар. Казахстанда соңгы 10 елда славян кыяфәтле кешеләр саны сизелерлек кимүен искә алсак, хәзер бу ил шәһәрләрендә яшәүчеләрнең кыяфәте күпкә чуарланган.

«Атнага бер мәртәбә гипермаркетка ризыклар алырга барам. Соңгы айда баруымда яшь славян парларны, студент түгеллекләре кычкырып торган рус егетләрен еш күрә башладым. Алар продукцияне барысына бергә алалар һәм акчасын тигезләп бүлешәләр. Россия мигрантлары безнең акчаны сумнарга күчереп саный, читтән карап торганда, бу нык күренә, – ди үзенең күзәтүләре турында Алматадан Андрей Гадилчинов. – Алмата – ярыйсы ук кыйбатлы шәһәр. Монда акча белән киләләр. Модалы итеп кистерелгән чәчле, стильле киенгән яшь егетләрнең урамда ашыкмый гына йөрүләренә дә игътибар иттем».

Җирле Арбат музыкантлары арасында – өлешчә мобилизациядән качып килгән россияле.

Фото: © Альбина Халел

Алматага иҗади дәртле качаклар килә икән. Музыкантлар, артистлар, җырчылар, рәссамнар Алматаның үз Арбатында акча эшлиләр. Монда Россиядән килгән Юра һәм аның Алматадан танышы Солтан гитарада уйный. Билгеле сәбәпләр белән егетләр фамилияләрен әйтмәделәр. Алардан 20 генә метр читтә эскәмиядә Санкт-Петербургтан килгән виолончелист Антон утыра. Казахстанга аны әнисе һәм сөйгән яры җибәргән. Мобилизация тәмамланса да, егет әле туган шәһәренә кайтырга җыенмый. «Мобилизация тәмамланды, диләр, ләкин мин ышанып бетмим. Кабаттан башланырга мөмкин, ул вакытта өлешчә мобилизация тулыканлыга әйләнәчәк», – ди егет.

Алматада Россиядән киткән телевидение «йолдызлары» һәм артистлар.

Фото: © Альбина Халел

Казахстанның көньяк башкаласын Россия телевидениесе «йолдызлары», артистлар да вакытлыча үз иткән. Монда алар үзләренең яңа проектларын булдырганнар. НТВ каналы «Дачный ответ» тапшыруының элекке алып баручысы Андрей Довгопол Алматага язын күченеп килгән. Алатау Иле (Заилийский Алатау) тау итәгендә рәссамнар өчен «Эдостан» иҗади остаханәсе ачкан, аннан үзәк базар тормышы турында иммерсив спектакль – «Яшел базар» проектын уйлап тапкан. Менә инде ай буе үз идеяләрен Европага тәкъдим итә, әмма тормыш алып барыр мөмкинлеге юк. Үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә Андрей Довгопол матди ярдәм сорый, аның иң зур өметләре – Алмата егетләренә.

Мигрантлар күплеге белән казахларга мәгълүмати сервислар эшчәнлеген көчәйтергә туры килә. Россиялеләр ИИН (индивидуаль идентификацион номерлар) ала алсын өчен, 7 шәһәрдә өстәмә халыкка хезмәт күрсәтү үзәкләре ачылган, һәм анда бары тик мигрантлар өчен генә хезмәт күрсәтләр. СМС-хәбәрләр системасын гамәлгә куйганнар, хәзер ИИН тәүлек эчендә смс булып туры телефонга килә.

 

Фото: © Альбина Халел

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100