Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизациядән баш тартучыларны төрмәгә утыртырга җыеналар

news_top_970_100
Мобилизациядән баш тартучыларны төрмәгә утыртырга җыеналар

Мобилизациядән баш тартучыларны җинаять җаваплылыгына тарту турында закон проекты көзгә әзерләнә. Бу хакта «Парламент газетасы»ны интервьюсында Думаның Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов әйткән.

Депутат бу законның кирәклеген «вазгыятьне көйләү» белән аңлаткан, чөнки җинаять кодексында армиягә чакырылудан качып йөргән өчен иректән мәхрүм итү каралган, ә менә мобилизация өчен – юк булып чыга. Картаполов, бу законны кабул итүне тартып-сузып йөрүнең «бернинди кирәклеге» юк, дигән.

Картаполов җинаять кодексының 328нче маддәсенә 3нче пункт өстәргә тәкъдим итә. Закон кабул ителгән очракта, мобилизациядән качып йөрүчеләргә ярты миллион сум штраф салырга яки инде 5 елга утыртып куярга мөмкиннәр. Хөкүмәт бу инициативаны хуплаган.

Мобилизациядән качып йөрүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турында депутатлар былтыргы өлешчә мобилизация чорында ук сөйләнгән иде, әмма чакыру тәмамлангач, депутатлар бу идеяне яңадан күтәреп чыкмады. Инициатива актуаль түгел, дип аңлаттылар. Быел июль азагында бу закон проекты турында яңа төрдәге повесткалар кабул ителгәч, кабат сөйли башладылар.

Былтыр мобилизацияләнгәннәрне срочникларга җибәрә торган повесткалар белән чакырганнар иде. Ә повестканың яңа формасында «мобилизация» дигән сүз язылган һәм бу чакыруның президентның мобилизация турындагы кануны нигезендә икәне әйтелгән. «Моның сроклары вазгыятьтән чыгып хәл ителәчәк», – дигән иде Путин.

Повестканың яңа формасы. Хөкүмәт порталыннан

Повестканың икенче ягы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100