Мобилизация яки хәрби хәл кертелгәндә, нинди авырулары булганнар белән контракт төзелми?
Кайбер авырулар булганда, призывниклар хәрби хезмәткә өлешчә яраклы дип табылырга, әмма контракт буенча хезмәт итәргә яраксыз булырга мөмкин. Андый кешеләр мобилизация, хәрби хәл игълан ителгәндә дә контракт буенча хезмәткә җәлеп ителмәскә тиеш булып чыга, дип яза «Коммерсантъ».
Авырулар исемлегендә, беренче чиратта, ВИЧ, В һәм С гепатиты, туберкулезның барлык төрләре, беренче типтагы шикәр диабеты.
Мобилизация вакытында шулай ук түбәндәге авырулар табылган гражданнар контракт төзи алмаячак:
- яман шешнең кайбер төрләре;
- эпилептик өянәкләре булган эпилепсия,
- психик тайпылышлар һәм психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан психик тайпылышлар,
- инсульт һәм аларның үзәк нерв системасындагы нәтиҗәләре,
- III функциональ класстагы йөрәк җитешсезлегенә китергән йөрәк авырулары,
- церебраль тайлылышлар булган II дәрәҗәдәге артериаль гипертензияле II дәрәҗә гипертония,
- урта дәрәҗә бронхиаль астма,
- бер кулда 3 бармакта фалангалар булмау яки 4 бармакның очы киселгән булу,
- беренче һәм икенче бармакның фалангалары булмау.