news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мобилизация вакытында Россиядән киткәннәргә салымнарны арттырырга җыеналар

news_top
Мобилизация вакытында Россиядән киткәннәргә салымнарны арттырырга җыеналар
Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Мобилизация башлангач Россиядән киткән гражданнар салымны күбрәк түләячәк. Салым күләме 30 процентка арта. Бу хакта Бюджет һәм салым буенча дәүләт комитеты әгъзасы Евгений Федоров әйтте, дип яза KAZANFIRST сайты.

Депутат әйткәнчә, әгәр кеше Россиядән киткән һәм озак кайтмый тора икән, ул Россия салым резиденты булып саналмый, һәм безнең илдә бу срок – ярты елны тәшкил итә.

«Әгәр бу кеше Россиядә акча эшли икщн, салымны да Россиядә эшләгән башка кеше кебек түли. Салым күләме арта (13 проценттан 30 процентка), чөнки юридик яктан компания чит ил гражданинын җәлеп итә», – дип аңлатты депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар