Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизация буенча сораулар ничек чишелә (түләүләр, медкомиссия һәм кичектерү турында)

РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация хәрби хезмәткә чакырылганнарның гына түгел, аларның якыннарының да тормыш рәвешен үзгәртте. Узган елның сентябрендә Татарстанда республиканың барлык хакимият органнары мобилизацияләнүчеләрнең хокукларын яклау өчен берләште. Кем һәм нинди ярдәм күрсәтүе турында «Татар-информ» яза.

news_top_970_100
Мобилизация буенча сораулар ничек чишелә (түләүләр, медкомиссия һәм кичектерү турында)
2022 елда Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатына 9 меңнән артык язма мөрәҗәгать килгән, аларның күбесе өлешчә мобилизациягә кагыла
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Сугыш тәҗрибәсе булмаса, чакыра алалармы?»

2022 елда Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатына 9 меңнән артык язма мөрәҗәгать килгән, аларның күбесе өлешчә мобилизациягә кагылышлы. Хатлар язудан тыш, татарстанлылар шәхси кабул итүләргә дә язылган. Аларда республиканың 2 меңнән артык кешесе булган. Бу хакта «Татар-инфом» яза. 

Татарстанлыларга ТР муниципаль берәмлекләре хәрби комиссарлары да консультацияләр биргән. Алар республиканың 518 кешесен кабул иткән. Хәрби комиссар урынбасары, хәрби комиссариат бүлекләре һәм бүлекчәләре башлыклары 478 кешене кабул иткән.

Мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләрен кызыксындырган сораулар төрле районнарда бер үк төрле:

• кеше сәламәтлеге буенча туры килмәсә, аны армиягә алып китә алалармы;

• өлешчә мобилизация кысаларында ничә яшькә кадәр чакырырга мөмкиннәр;

• сугыш тәҗрибәсе булмаса, чакырырга мөмкиннәрме.

Сораулар Татарстан территориясендәге хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренең эшенә дә кагыла. Повестка тапшыру кагыйдәләре, хәрби кафедраны тәмамлаган гражданнарны һәм уку буенча кичектерүгә ия булган студентларны чакыру белән кызыксыналар.

Мобилизацияләнгәннәр ТР Хәрби комиссариатына балигъ булмаган балалары яки 16 яшькә кадәрге 3 бала һәм инвалид балалар булган очракта кичектереп тору турында аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иткән. Алар булмаганда гаилә әгъзаларын кем караячак, дип кызыксынганнар.

Өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләр аларга нәрсә сатып алырга кирәклеге, хәрби комиссариатта аларга ниләр биреләчәге турында белешкән. Шулай ук аларны хәрби әзерлек уздыру тәртибе һәм киләчәктә хәрби хезмәт узу мәсьәләсе кызыксындырган.

Кешеләр үз сорауларына мөмкин кадәр тизрәк җавап алсын өчен, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә ведомствоара мәгълүмати ярдәм төркеме төзелде.

ТР Хәрби комиссариаты барлык кирәкле мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртып бара. Моннан тыш, комиссариатта тәүлек буе «кайнар линия» эшли. Аңа көн саен 50гә якын мөрәҗәгать килә.

Мобилизацияләнгәннәр ТР Хәрби комиссариатына балигъ булмаган балалары яки 16 яшькә кадәрге 3 бала һәм инвалид балалары булган очракта кичектереп тору турында аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иткән.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

ТР Президенты Аппараты 2 меңгә якын мөрәҗәгатьне тикшерде

Агымдагы елның 1 гыйнварына ТР Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләреннән килгән 2 меңнән артык мөрәҗәгатьне карады:

• 1000нән артык кеше мобилизациянең хокукыйлыгы һәм мобилизациядән кичектереп тору мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән;

• 250гә якын кеше күп балалы әтиләрне демобилизацияләү турында сораган;

• мобилизацияләнгән гражданнарның тору шартлары, мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм чаралары турында 200дән артык мөрәҗәгать килгән;

• 200ләп кеше мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга һәм башка хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләүләр турында сорашкан;

• 120 кеше мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм турында белешкән;

• калганнар мобилизацияләү тәртибе, мобилизацияләнгәннәрне комплектлау һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучылар турында мәгълүмат алган.

Мөрәҗәгать иткән кешеләргә дөрес мәгълүмат бирү өчен, ТР Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе аларның компетентлы органнар белән элемтәләрен тәэмин иткән. Күпчелеген ТР Хәрби комиссариатына юллаганнар. Аерым мәсьәләләр буенча – Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, Хезмәт министрлыгы һәм башка ведомстволарга.

Идарәдә башкарылган йөкләмәләргә анализ ясалган. Мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаилә әгъзаларыннан килгән 624 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелгән, 28 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская адресына гражданнардан 4 меңнән артык мөрәҗәгать һәм хәбәр килгән.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты чишелгән

Мобилизация темасы илдә дә, республикада да бик кискен һәм иң күп сөйләшенә торган тема булды. ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская адресына гражданнардан 4 меңнән артык мөрәҗәгать һәм хәбәр килгән. Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «Халык контроле» системасы аша бирелгән 2360 мөрәҗәгатьнең 99 проценттан артыгы чишелеш тапкан.

Иң еш бирелгән сорау өлешчә мобилизациядән кичектерү турында булган. Бу сорауны авыру хатыннарын яисә олы яшьтәге әти-әнисен тәрбияләгән кешеләр биргән. Иң еш бирелгән икенче сорау – медицина комиссиясе узмаган кешене мобилизация буенча чакырсалар, нишләргә кирәклеге турында булган.

Күпләрне җыелма пунктларда тоту шартлары, мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе кызыксындырган. Моннан тыш, бронь бирүче предприятиеләрдә эшләүгә карамастан, туганнары мобилизацияләнгән татарстанлылардан да мөрәҗәгатьләр килгән.

Мобилизацияләнгән кайбер кешеләр вакытлыча урнаштыру пунктында булган вакыт өчен акча түләмәүләре турында хәбәр иткән. Шулай ук алар актив һөҗүм чараларында катнашкан өчен хәрби, тәүлеклек, өстәмә түләүләр һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алмауларын белдергән.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән берлектә 16 яшькә кадәрге 3 баласы булган күп балалы әтиләрне өлешчә мобилизацияләүдән кичектерүне тәэмин итү буенча зур эш башкарды:

• мобилизацияләнгән кешеләрне урнаштыру үзәкләренә күп тапкыр бардылар;

• күп балалы әтиләрнең статусларын раслаучы рапорт һәм документларын җыеп системалаштырдылар;

• күп балалы әтиләр исемлеген төзеп, Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясенә җибәрделәр. Соңыннан аларга кичектерү бирелде.

16 яшькә кадәрге 3 баласы булган күп балалы әтиләрне өлешчә мобилизацияләүдән кичектерүне тәэмин итү буенча зур эш башкарылды.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстанда 200гә якын күп балалы әти гаиләләре янына кайтты

Казанда мобилизацияләнүчеләр урнаштырылган барлык 3 пунктта да көн саен юридик ярдәм күрсәтелде. ТР Юстиция министрлыгы мобиль мәгълүмат-консультация бирү төркемен оештырды, аңа ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аппарат хезмәткәрләре керде. Хокукый ярдәм сорап, төркемдә катнашучыларга 4 меңнән артык граждан мөрәҗәгать иткән.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдә өлешчә мобилизация мәсьәләләренә кагылышлы барлыгы 2 меңгә якын мөрәҗәгать контрольдә тотыла. Шуларның 15е – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, 797се – ТР Президенты Администрациясеннән, 2се – ТР Дәүләт Советыннан юлланган. Махсус рәвештә вәкаләтле вәкил адресына 415 мөрәҗәгать килгән.

Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылган гражданнарга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә тиешле акча түләнмәү мәсьәләсе буенча гражданнардан 157 мөрәҗәгать килгән.

Акча түләнмәү белән бәйле мөрәҗәгатьләр аерым контрольгә алынган. Алар ТР Хәрби комиссариаты, Казан югары танк училищесы һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Пермь крае, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары буенча финанс тәэмин итү бүлеге белән берлектә карала.

Кеше хокуклары буенча вәкил өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган студентларның мөрәҗәгатьләренә карата борчылу белдерде.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Үз теләкләре белән хәрби хезмәткә китүчеләр, мобилизацияләнгәннәр һәм аларның якыннары өчен юридик ярдәм

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларында укучы студентлардан алынган мөрәҗәгатьләргә карата борчылуын белдерде.

Мәсәлән, 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган 1 курс студентының әнисе мөрәҗәгать иткән. ТР Хәрби комиссары адресына район хәрби комиссариатының аны чакыру турындагы карарын гамәлдән чыгару турында тәкъдимнәр җибәрелгән. Нәтиҗәдә, мөрәҗәгать иткән хатынның улына мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру кичектерелгән.

ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «В» (чикле рәвештә яраклы) категориясенә ия булучыларга РФ тыл бүлекчәләрендә хәрби хезмәт узуны рөхсәт итү тәкъдиме белән РФ Оборона министрлыгына уртак мөрәҗәгать ясарга тәкъдим иткән.

Соңгы айларда Сәрия Сабурская мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукый белемнәре булмау сәбәпле туган сораулары белән берничә тапкыр очрашуын белдерә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, ул «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 12нче маддәсенең беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында закон проектын тәкъдим итте.

Бу үзгәрешләр мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга һәм Украина, ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына закон дәрәҗәсендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукын беркетергә мөмкинлек бирә.

Мобилизацияләнгәннәрнең балаларын балалар бакчалары өчен абонент түләвеннән һәм туклану өчен түләүдән азат иттеләр.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казанда ярдәм

Казан мэры Илсур Метшин берничә тапкыр мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб утырышларын үткәрде. Мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнарына, тиешле ташламаларны раслау өчен, махсус «Батыр» пластик карточкалары бирелде.

Оештырылган ярдәм:

• мәктәпләрдә 10 октябрьдән алып уку елы ахырына кадәр бушлай 2 тапкыр ашату;

• 1 ноябрьдән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчаларына бушлай йөртү;

• 10 октябрьдән мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен барлык төр җәмәгать транспортында бушлай йөрү;

• балалар өчен музейлар, театрлар һәм зоопаркларга бушлай бару, баланы бер олы кеше бушлай озата бара ала;

• балалар өчен бассейннар һәм спорт залларына бушлай йөрү.

Һәр мобилизацияләнгән казанлының гаиләсе белән аерым эш алып барыла. Башкарма комитет хезмәткәрләре, гаиләләр белән очрашып, гаилә торышын чагылдыручы социаль паспортлар төзегән.

Татарстанда шулай ук мобилизацияләнүченең һәр баласына 1 тапкыр 20 мең сум күләмендә түләү билгеләнде. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Пособиеләргә акчалар Татарстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп биреләчәк.

Мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы – балаларга муниципаль лагерьларга бушлай юлламалар бирү.

1 октябрьдән «Игелекле Казан» офисында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен кол-үзәк эшли башлады. Хәзерге вакытта штатта 3 хезмәткәр бар, 2се – психолог. Мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары теләсә нинди сорау белән (843) 558-74-18 номеры буенча мөрәҗәгать итә яки Сеченов урамындагы 5 нче йортта урнашкан офиска килә ала.

Мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен муниципаль спорт объектларына йөрү бушлай.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Районнар да ярдәм итә

Мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә республиканың барлык районнарында да актив ярдәм күрсәтелә. Мисал өчен, Татарстанның Югары Ослан районындагы агрофирма хезмәткәрләре «Казан Экспо»га 1 тоннадан артык алма җибәргән. Уңышны җыюда һәм җибәрүдә компаниянең барлык хезмәткәрләре дә катнашкан.

Чаллыда мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен балалар бакчаларында абонент түләве бетерелде, спорт һәм иҗат түгәрәкләре түләүсез ясалды. Резервтагыларның балалары, 1 озатып йөрүче белән бергә, мәдәни чараларга – театраль тамашаларга, концертларга, спектакльләргә бара ала. Барлык тиешле ташламаларны алу өчен, Казандагы кебек, ата-аналарның берсе гариза бирергә тиеш.

Моннан тыш, һәр мобилизацияләнгән кешегә шәһәрдән 20 мең сум һәм беренчел кирәк-яраклар белән махсус рюкзаклар бирелгән.

Түбән Камада да мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Казандагы кебек үк, биредә дә оператив штаб төзелде, аны район башлыгы Рамил Муллин җитәкләде. Районда 15 өстәмә ярдәм чарасы эшләнгән. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәрнең өлкән яшьтәге туганнарына бушлай хезмәт күрсәтә.

Волонтерлар пенсионерларга фатирларын, йортларын яки йорт яны участокларын җыештырырга булыша. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хатыннары һәм өлкән балалары өчен һөнәри әзерлек һәм өстәмә курслар оештырылган, аларга эш эзләүдә ярдәм күрсәтелә.

Әлмәттә мобилизацияләнүчеләргә яңа рюкзаклар тапшырылган, алар администрация, предприятие һәм оешмалар көче белән җыелган.

Яшел Үзәндә хәрби хезмәткә чакырылучылар район хакимиятеннән беренчел кирәк-яраклар җыелмасы: кием, коры паек һәм медикаментлар алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100