Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизация буенча киткән 22 яшьлек Рәмис Артемовскида һәлак булган

news_top_970_100
Мобилизация буенча киткән 22 яшьлек Рәмис Артемовскида һәлак булган

Махсус хәрби операциягә мобилизация буенча узган елның көзендә Менделеевскидан алынган 22 яшьлек Рәмис Нияз улы Лотфуллин 2023 елның гыйнварында Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен барган бәрелештә һәлак булган. Аны туган ягында – Чирмешән районы Утыз Имәндә җирләделәр, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән» газетасыннан Кадыйр Гомәров.

Аны соңгы юлга озатырга район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов килгән. Алар мәрхүмнең әнисе Лилиянең, бабасы һәм әбисе Ислам һәм Гөлфиянең авыр кайгыларын уртаклаштылар, кыю ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйттеләр, түземлек теләделәр, дип яза газета.

«Рәмис Лотфуллин дини йолалар буенча җирләнде. Урының җәннәттә булсын, Ватан солдаты. Моңа кадәр Украинадагы махсус хәрби операция зонасында ике якташыбызның – Евгений Зоринның һәм Владимир Митяевның гомерләре өзелде», – диелгән хәбәрдә.

Хәрбине дини йолалар буенча, хәрбиләрне җирләгәндәгечә, оркестр белән һәм залп атып җирләгәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 март 2023
    Исемсез
    Әй син кайгы ишекләрне какма әле Әй син Раббым безнең зарны ишет әлә Синең көчең көдрәтең киң Зинһар Раббым Бу сугышны берәр ничек туктат Эле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100