Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизация буенча алынып, һәлак булган Рөстәмне елап озатканнар – «Арча хәбәрләре»

news_top_970_100
Мобилизация буенча алынып, һәлак булган Рөстәмне елап озатканнар – «Арча хәбәрләре»

«Арча хәбәрләре» журналисты Ильяс Фәттахов Шушмабаш авылында мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган Нигъмәтҗанов Рөстәм Вахит улын соңгы юлга озату турында яза.

«Рөстәм үзе Казан шәһәрендә туган, мобилизация буенча чакырыла, 2023 елның 10 июнендә махсус хәрби операция барышында һәлак була. Ул 1977 елның 2 ноябрендә туган, сержант, взвод командиры. Мәрхүмне соңгы юлга озатуда авыл халкы, туганнары, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казанның Совет районы хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, районның «Сугышчан туганлык» оешмасы вәилләре, дин әһелләре катнашты.

Совет районы хәрби комиссары И.Мидхәтов Рөстәмнең әтисенә улының һәлак булганнан соң бирелгән «Батырлык өчен» орденын тапшырды.

Шушмабаш кешеләре Рөстмне бик җылы итеп, сагынып искә алдылар. Ул каникул вакытларында Шушмабашта еш булган, көтү дә көткән», – дип яза газета.

«ВКонтакте»дагы «Арча хәбәрләре» төркемендә күпләр кайгы уртаклашып яза:

«Бик жәл гомерләр. Күңел тулы әйтә алмый торган сүзләр...»;

«Кайчан бетәр бу мәшхәр»;

«Туктармы икән кайчан да булса бу кан кою, и Раббем! Көн саен шушындый үзәк өзгеч хәбәрләр килеп тора бит!»;

«Әти-әнисенә күпме кайгы»;

«И-и, кайталар...»;

«Урыннары оҗмахта булсын, күз күргән, белгән кеше булгач, бигрәкләр дә кызганыч»;
«Менә дигән асыл, яшь егетләребез әрәм булып бетә бит, Ходаем»;

«Әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100