Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мобиль сайлаучы»: 8 сентябрьдә узачак сайлауда теркәлү урынында булмаган очракта ничек тавыш бирергә

30 июльгә булган мәгълүматларга караганда, «Мобиль сайлаучы» механизмын куллану турында республиканың территориаль сайлау комиссияләренә – 9, күпфункцияле үзәкләргә 30 гариза тапшырылган.

news_top_970_100
«Мобиль сайлаучы»: 8 сентябрьдә узачак сайлауда теркәлү урынында булмаган очракта ничек тавыш бирергә

«Мобиль сайлаучы» нәрсә ул?

24 июльдә Татарстанда 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда исемлеккә факттагы урын буенча кертү турында гражданнардан гаризалар кабул итү башланды. Россия Федерациясенең актив сайлау хокукына ия барлык гражданнары да участокларда сайлаучылар исемлегенә теркәлү урыны буенча кертелә.

Әмма тавыш бирү көнендә сайлаучы теркәлү урынында булмаса, ул факттагы урын буенча тавыш бирү тәртибеннән файдалана алачак.

«Мобиль сайлаучы» эшенең максаты – сайлаучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

«Хәзер алар яшәү урыны буенча үзләренең сайлау участогына беркетелмәгән һәм үзләре өчен уңайлы урында тавыш бирә алачак, - дип искәртте ул. - Мисал өчен, әгәр кеше Казанда яши һәм шунда теркәлгән, әмма 8 сентябрьдә Чаллыда булачагын белә икән, ул алдан ук тиешле гариза язып, үзенә уңайлы сайлау участогын сайлый алачак».

Механизмнан ничек файдаланырга?

Теләгән һәркем 4 сентябрьгә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспорты белән теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 65) гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук республикадагы 56 күпфункцияле үзәктә гариза язарга яки Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталындагы онлайн-сервистан файдаланырга мөмкин.

2019 елның 28 августыннан 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 2811) гариза тапшырырга була.

Бу очракта сайлау комиссиясе вәкилләре тавыш бирү өчен өйгә күчереп йөртелә торган әрҗә алып киләчәк.

Теркәлү урыныннан китәргә туры килгән очракта, нишләргә?

Әгәр сайлаучы тавыш бирү көне алдыннан үзе теркәлгән урыннан китә икән, 2019 елның 5 сентябреннән 7 сентябрьгә (14.00 сәгатькә) кадәрге чорда теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясе бинасында, Татарстан Республикасы территориясендәге үзе тавыш бирергә ниятләгән сайлау участогын күрсәтеп, маркалы махсус гариза яза ала.

Сайлаучының мондый гаризаны бер тапкыр гына тапшырырга хакы бар.

Әгәр прописка булмаса, сайлауда тавыш бирергә мөмкинме?

Әгәр сайлаучының Россиядә пропискасы юк, әмма 2019 елның 6 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә вакытлыча тору урыны буенча теркәлгән икән, аның шул ук шартларда факттагы урын буенча тавыш бирү турында гариза тапшырырга хакы бар.

Бу очракта гариза бирү өчен паспортка өстәмә рәвештә тору урыны буенча теркәлү турында таныклык та күрсәтергә кирәк.

«8 сентябрьдә – тавыш бирү көнендә бюллетень алу өчен паспорттан тыш, тору урыны буенча теркәлү турында таныклык та күрсәтергә кирәк», - дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.


Мондый механизм моңарчы кулланылганмы?

«Мобиль сайлаучы» механизмы Татарстанда 2018 елда РФ Президентын сайлау вакытында кулланылды. Ул чагында 115 меңнән артык кеше үзләре өчен уңайлы участокны сайлау мөмкинлегеннән файдаланды, бу республикадагы барлык сайлаучыларның 3,9 проценты дигән сүз.

«Шулардан 91 699 сайлаучы тавыш бирү көнендә үзләре сайлаган участокларга килеп гражданлык бурычын үтәде. Бу гариза тапшырган барлык сайлаучыларның 79,5 проценты дигән сүз», - дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100